Логотип Магариф уку
Цитата:

Бүген Казанда «Шәҗәрә бәйрәме» фестивале узачак

Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә гаилә һәм нәселнең ролен, аларның әһәмиятен һәм уникальлеген аңларга ярдәм итә торган гаилә традицияләрен торгызу һәм саклап калу максатыннан  «Шәҗәрә б...

Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә гаилә һәм нәселнең ролен, аларның әһәмиятен һәм уникальлеген аңларга ярдәм итә торган гаилә традицияләрен торгызу һәм саклап калу максатыннан  «Шәҗәрә бәйрәме – Праздник родословной» фестивале узачак. Бу турыда  Ш.Мәрҗани исемендәге ислам мәдәни үзәге хәбәр итте.
Фестиваль  татар династияләре һәм гаилә традицияләре белән танышудан башланып китәчәк. Моннан тыш, балалар һәм өлкәннәр өчен бушлай мастер-класслар үтәчәк, төрле күңел ачу интерактивларында катнашу мөмкинлеге булачак. Фестивальдә Татарстан Республикасының атказанган артистлары Лилия Муллагалиева, Тәслимә Низами, Рузилә Сафина һәм яшь башкаручыларның чыгышлары көтелә.
Бәйрәм  17:00 сәгатьтә Иске Татар бистәсендә Әл-Мәрҗани мәчете янында башланып,  21:00 сәгатьтә Татарстан шәҗәрәләре турындагы фильмнарны күрсәтү белән тәмамланачак.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ