Логотип Магариф уку
Цитата:

Давыл вакытында Иделгә төшеп киткән сабыйның гәүдәсен эзләп тапканнар

        29 июльдә давыл чыккан вакытта Иделдә ун кешелек катер суга баткан. Аларның алтысы – балалар. Судно биш кенә кешегә тәгаенләнгән булган. Бу хәл Чувашиядә була. Шторм вакыты...

        29 июльдә давыл чыккан вакытта Иделдә ун кешелек катер суга баткан. Аларның алтысы – балалар. Судно биш кенә кешегә тәгаенләнгән булган. Бу хәл Чувашиядә була. Шторм вакытында катерның моторы сүнә. Шунда көчле дулкын судноны әйләндереп каплый. Пассажирларның яртысында гына коткару жилеты була. Фаҗига турындагы хәбәрне алуга ук, коткаручылар шунда китә. Төне буе суга баткан кешеләрне эзли алар.  
        Балыкчылар ярдәме белән судан сигез кешене чыгаралар. Алты айлык баланың гәүдәсен табып алалар. Коткарылган дүрт баланы хастаханәгә озатканнар. Катер белән идарә иткән 34 яшьлек ирне һәм 8 яшьлек баланы әле дә эзлиләр. kazan.kp.ru язганча, "Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән эчке су транспорты хәрәкәте кагыйдәләрен бозу" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: Шәһри Казан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ