Логотип Магариф уку
Цитата:

Бөгелмә егетләр сынатмады

Бөгелмә  районының «Салют»  сәламәтләндерү лагеренда мәгариф идарәсе һәм шәһәр һәм район советы депутатлары Альберт Касыймов, Марат Заһиров һәм шәхси эшмәкәр Сергей Берестовларның матди ярдәме белән һ...

Бөгелмә  районының «Салют»  сәламәтләндерү лагеренда мәгариф идарәсе һәм шәһәр һәм район советы депутатлары Альберт Касыймов, Марат Заһиров һәм шәхси эшмәкәр Сергей Берестовларның матди ярдәме белән һава-десант гаскәрләре оешуның 93 еллыгы уңаеннан хәрби патриотик уен оештырдылар. Лагерьда 100 дән артык бала булса, бәйгедә 50 гә якыны  үзләрен җитезлектә сынады.
[smartslider3 slider="237"]
— Шәхсән үзем хәрби хезмәтне чик сагында узган кеше буларак, егетләребезнең ватанпәрвәрләр булуын һәм физик яктан көчле, әзерлекле булып үсүләрен телим,  – ди Альберт  Касыймов. – Алар чыннан да сынатмадылар:  турникта да тартылдылар, йөгерделәр дә, гер дә күтәрделәр,  пневматик коралдан да аттылар, автомат сүтеп җыюда да өлгерлек күрсәттеләр. Чараны оештыруда чик сакчылары гаскәрләре ветераннар оешмасы башлап йөрде, хөкемдарлык итте.  Бөгелмә хәрби комиссары Рафаэль Шамил улы Миннетдинов та чакырулы иде.
— Без мондый чараларны, очрашуларны ел дәвамында еш уздырабыз, укучы балаларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирәбез. Бәйгеләр уздырганда, спонсорларыбыз һәрвакыт ярдәмгә килә. Аларга рәхмәт! Җиде кат үлчә, бер кат кис, диләр, балалар җиде төрле сынау аша узды. Алардагы уен дәртен, ярыш рухын күрү безне дә илһамландыра. Бу юлы чарада Самара, Казан балалары да катнашты, – ди моннан егерме еллар элек шәһәрдә үзе оештырган чик сакчылары оешмасын җитәкләүче Илдус Бакир улы Мәүлетов.
Шәхси һәм команда беренчелегендә җиңү яулаган егетләр мактау кәгазьләре һәм спорт белән шөгыльләнү өчен бадминтон, футбол тубы, тартылу өчен турник кебек кирәк-яраклар белән бүләкләнделәр.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ