Г.Удачина: «Без сәламәт балаларны югалтабыз!»
Бүген балаларның тәрәзәдән егылып төшүен кисәтүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Конференциядә балаларның имгәнүенең һәм үлем-китеменең төп сәбәпләре ачыкланды.Россиядә балалар белән булган...
Бүген балаларның тәрәзәдән егылып төшүен кисәтүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Конференциядә балаларның имгәнүенең һәм үлем-китеменең төп сәбәпләре ачыкланды.
Россиядә балалар белән булган 905 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 2018 нче елда 53 бала тәрәзәдән егылып төшкән, җидесе суда баткан, 19ы юл хәләкәтенә очраган.
Психологик күзлектән караганда, ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсе ДАССОның психологик хезмәте мөдире Лилия Горохова болай ди:
- Психик яшь белән бәйле рәвештә, балалар нәрсә булачагын алдан фаразлый алмый. Сабый балаларның баш миенең яртысы үсеш алмаганга күрә, танып-белү эшчәнлеген алып барганда, аларның яннарында булырга кирәк. «Алай эшләргә ярамый» дигән сөйләшү бер минутка гына җитә. Бала тормышы өчен җаваплылыкны үз өстенә ала алмый.
Матбугат конференциясендә яңгыраган тагын бер кызыклы мәгълүмат: кеше 21 яше тулгач кына үзен тулысынча контрольдә тотарга сәләтле икән.
Россиядә балалар белән булган 905 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. 2018 нче елда 53 бала тәрәзәдән егылып төшкән, җидесе суда баткан, 19ы юл хәләкәтенә очраган.
- «Сузылган кул кагыйдәсе»н үтәмәү аркасында, без сау-сәламәт балаларны югалтабыз! – дип искәртә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина. – Бәла якынлашканда, без балаларга ярдәм кулы сузарга бурычлы. Шулай ук гади кагыйдәләрне үтәү мөһим: бу – җиде яшькә җитмәгән балаларны гомумән үзләрен генә калдырмаска, тәрәзәгә менергә булыша торган җиһазларны читкә алып куярга, тәрәзә челтәрләре бала авырлыгын чыдарга сәләтле түгел икәнне истән чыгармаска – балаларны даими кисәтеп торырга.
Психологик күзлектән караганда, ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсе ДАССОның психологик хезмәте мөдире Лилия Горохова болай ди:
- Психик яшь белән бәйле рәвештә, балалар нәрсә булачагын алдан фаразлый алмый. Сабый балаларның баш миенең яртысы үсеш алмаганга күрә, танып-белү эшчәнлеген алып барганда, аларның яннарында булырга кирәк. «Алай эшләргә ярамый» дигән сөйләшү бер минутка гына җитә. Бала тормышы өчен җаваплылыкны үз өстенә ала алмый.
- Мин иң куркынычы турында сөйлиячәкмен. Бу елларда бала җәрәхәтләренең кискен артуы күзәтелә. Безнең клиникага баш мие травмасы, эчке органнарга зыян килү проблемасы белән мөрәҗәгать итәләр, – ди ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар Республика клиник хастаханәсенең травматология һәм ортопедия бүлеге мөдире Алексей Глушков. – Җитди имгәнүләр алган бала алга таба тулысынча сәламәт булып үсми. Киләчәктә ул йә инвалид булып үсәчәк, йә «мин бөтен кеше кебек түгел» дигән фикер белән яшиячәк. Тормышта иң зур кайгы – балаңның үлемен кичерү. Бу заманда бигрәк тә әти-әниләр тарафыннан җидти контроль кирәк.
Матбугат конференциясендә яңгыраган тагын бер кызыклы мәгълүмат: кеше 21 яше тулгач кына үзен тулысынча контрольдә тотарга сәләтле икән.
Комментарийлар