Логотип Магариф уку
Цитата:

«Гаилә һәм мәктәп» журналының яңа санына күзәтү

Шушы көннәрдә укучыларыбыз кулына журналыбызның сентябрь саны килеп керәчәк. Яңа сан «Энциклопедия ул – шул чорның һәйкәле» дигән язма белән ачыла. Анда Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институ...

Шушы көннәрдә укучыларыбыз кулына журналыбызның сентябрь саны килеп керәчәк. Яңа сан «Энциклопедия ул – шул чорның һәйкәле» дигән язма белән ачыла. Анда Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев үз эшчәнлекләре турында сөйли, балачак хатирәләре белән уртаклаша, мәктәптә тарих укыту үзенчәлекләрен бәян итә. Һичшиксез укучыларыбызга Мәскәү дәүләт университеты профессоры, математик Иҗат Сабитов, ТР ФАның Археология институты хезмәткәре Демир Тулуш, Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районы фидакярләре Эдуард Ганиев һәм Рәфәгать Хәбибуллин турындагы язмалар да кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
Без бу санда да төп мәсләгебезгә тугры калырга –гаилә белән мәктәп арасында күпер вазифасын үтәргә тырыштык. Тәгаен алганда, “Репетиторның файдасы тиярме?”, «Мәктәпме, өйме?», «Икеле» һәлакәт түгел», «Куркуны җиңә белергә кирәк», «Яшүсмерләргә иярәбез. Яшүсмерләрне ияртәбезме?», «Әгәр өйдә рәнҗетсәләр» дигән язмалар турыдан-туры мәктәп-бала-гаилә мөнәсәбәтләрен көйләүгә багышланган.
Әйтик, «Репетиторның файдасы тиярме?» дигән язмада, мәкаләнең атамасыннан аңлашылганча, әлеге гамәлнең бик үк гади булмавы шәрехләнә. Әйе, балага репетитор ялларга була. Тик моның бер шөбһәле ягы бар: гадәттә бала теге яки бу теманы репетитор аңлатуына күнегә бара, мөстәкыйль рәвештә тырышудан һәм эзләнүдән туктый. Шул сәбәпле киләчәктә укучы мәктәп биргән белемнәрне мөстәкыйль үзләштерә алмаска мөмкин. «Өй эшләрен бергәләп эшләүдән өлгереш яхшырыр, әмма белем өстәлмәс. Баланың теманы аңлап бетермәве төрле сәбәпкә бәйле булуы ихтимал. Репетитор ялларга уйлаганчы, ата-аналар яхшылап уйласын иде», – дип киңәш бирә мәкалә авторы.
«Мәктәпме, өйме» дигән язмада журналыбызның алдагы санда күтәрелгән гаиләдә укыту темасы дәвам иттерелә. Билгеле, әти-әни баласын өйдә укытырга мөмкин, мәгариф законы моңа мөмкинлек бирә. Кайберәүләр моны әти-әнинең капризы дип карый. Тик укучы сәламәтлеген вакытлыча югалткан очракта яки гаиләдә гомерлек чир белән туган бала булган сурәттә өйдә укытмый чараң юк.
«Куркуны җиңә белергә кирәк» дигән язма журналыбызда саннан санга дәвам итеп килгән темага – заманыбызның яшь геройларына багышлана. Анда Кукмара районының Кенәбаш авылында яшәүче 12 яшьлек Ринат Хәлимовның ут чолгап алган өйдән өч сеңлесен коткаруы тасвирлана. Баласы мәктәптән начар билге алып кайтса, ата-аналарга нишләргә? «Икеле» һәлакәт түгел» дигән язмада шушы сорауга җавап эзләнә. «Икеле» өчен җәза бирмәскә, орышмаска кирәк; иң дөресе – бала белән вазгыятьне тыныч кына хәл итеп аңлашу, фикер алышу. «Икеле» дөрес җавап бирмәгәнгә куелганмы, игътибарсызлык нәтиҗәсеме, әллә тәртип бозган өчен эләккәнме?

Кайбер бала өйдә наз, җылы тоймый үсә. Каккалап, суккалап, тел белән дә, кул белән дә «тамызып» тәрбияләнгән балага нишләргә? Мондый очракларда түзәргә кирәк. Баланың тәкъдире шушыдыр. Әйтик, ятим балалар йортына эләксә, анда яхшырак булыр иде дип кем ышандыра ала?! Әти-әнинең нинди булуы – баланың язмышы ул,  дип үгет-нәсыйхәт бирә башкалабыздагы «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин «Әгәр өйдә рәнҗетсәләр» дигән язмада. Чыннан да, әти-әнидән күрмәгән назны бала әби-бабасыннан алырга мөмкин. Әби-бабай булмаса, әти-әнинең туганнары ярдәмгә килүе ихтимал. Бала язмышына күршеләре, укытучылары да битараф булмаска тиеш.


Рәшит МИНҺАҖ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ