Ирина Роднина үз фикерен белдерде
Ирина Роднина Камилә Вәлиеваның стипендиясез калуына үз фикерен белдерде.
Дәүләт думасы депутаты Ирина Роднина фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваның Россия Президенты Владимир Путин стипендиясеннән мәхрүм ителүенә үз фикерен белдерде. Аның сүзләрен “Sport24” китерә.
Ирина Роднина әлеге стипендияне гомерлеккә түләмиләр дип белдерә. Ул аны алу өчен спортчы Русия җыелма командасы составында булырга кирәклеген ассызыклый. "Бу стипендияне Олимпия чемпионнары гына ала, ә ул алтын медальдән мәхрүм ителгән!” — дип белдерә депутат.
25 мартта Камилә Вәлиеваның Президент стипендиясен алудан туктавы билгеле булды. Моның сәбәбе – спорт арбитраж суды тарафыннан допингка каршы кагыйдәләрне бозган өчен дисквалификацияләү.
Комментарийлар