Логотип Магариф уку
Цитата:

Ишегалдың төзекме?

Республикабызда бишенче ел рәттән «Безнең ишегалды – Наш двор» программасы гамәлгә ашырылып килә. Аңа Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов старт биргән иде.

Узган ел бу программа буенча Казанда 473 йорт яны территориясе төзекләндерелде, 530 мең кв.метрда асфальт-бетон катламы алмаштырылды, 3,2 мең яктылык баганасы һәм 4,7 мең архитектура, уен корылмалары куелды. Шәхси машиналар өчен өстәмә рәвештә 5 мең урын булдырылды. Бу 100 мең кешегә уңайлы яшәү һәм ял итү шартлары тудырылды. 

Әлеге программа ничек гамәлгә ашырылуын шәһәрдә яшәүчеләр яхшы белә: халыкның тавыш бирүе нәтиҗәсендә иң мөһим булган дистәләгән участоклар сайлап алына. Быел андыйлар исемлегенә Мәскәү һәм Киров районнарында –103, Вахитов һәм Идел буе районнарында – 112, Совет районында – 118, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 119  күпфатирлы йорт яннарын комплексы төзекләндерү кергән. Алар исәбендә үзегез яшәгән торак урыннары керү-кермәвен идарәче компанияләргә шалтыратып та белергә мөмкин. Быел төзекләндерү каралганнардан Туфан Миңнуллин, Нурсолтан Назарбаев, Һади Такташ урамнарындагы йорт яннары иң зурлардан санала, ул 98,5 мең кв. метрны тәшкил итә һәм анда 7 мең кеше яши.  Хәмит Мөштәри урамы 10 нчы йортта нибары 37 кеше яши, әмма ул да 512 кв. метр мәйданы белән әлеге программа нигезендә төзекләндереләчәк. Быел барлыгы 452 күпфатирлы йорт яннары төзекләндереләчәк, 530 мең кв. метр асфальт-бетон катламы яңартылачак, бу максатларда  3 млрд 750 мең сум акча кирәк булачак. 

Шунысын да әйтик: соңгы елларда 400 меңнән артык кеше яшәгән 1829 күпфатирлы йорт ишегаллары  төзекләндерелгән, ягъни 2,5 млн кв. метр мәйданда эш башкарылган, 20 мең машина кую урыны булдырылган, яктырткычлар, балалар өчен уен корылмалары, утыргычлар куелган, яшел зона булдырылган,  бу максатларда бюджеттан 10 млрд сум акча тотылган. 

Ишегалларын төзекләндерүнең барышын, башкарылган эшнең сыйфатын «Главтатдортранс», «Главинвестстрой» оешмалары, районнардагы техник күзәтчелек хезмәте контрольдә тота. Җитешсезлекләр булган очракта әлеге йортларда яшәүчеләр аларга турыдан-туры мөрәҗәгать итә ала.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ