Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмарада «ITEKFEST» уза

Киез итекләрегез яңа елның 5 гыйнварына әзер булсын!

Киез итекләрегез яңа елның 5 гыйнварына әзер булсын! Татарстанның Кукмара шәһәрендә «Кукмара итекләре» («ITEKFEST») Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль-ярминкәсе оештырыла.

 

Бу хакта безгә Кукмарадан проектны оештыручылар хәбәр итте. Күркәм традициягә әверелгән итек бәйрәме кунакларын Кукмара шәһәре «Комсомол мәйданы» паркында 10:00 сәгатьтә көтә.

 

 «ІТЕКФЕСТ» фестивале программасында төрледән-төрле номинацияләр буенча ярышлар оештырылачак. Кышкы халык уеннары белән үрелеп барачак бәйрәмгә республиканың төрле районыннан делегацияләр һәм шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән дә кунаклар киләчәк. 

 

Мәгълүм булганча, «ІТЕКФЕСТ» фестивале яшьләрдә Кукмараның борынгы, данлыклы һөнәренә кызыксыну уята. Күпләребезгә кызыклы тарихи фактларны искә төшерергә ярдәм итә.

 

Ел саен фестиваль кысаларында республиканың музыкаль коллективлары чыгышлары, Кукмараның төрле итекләр, кул эшләре, савыт-саба һәм җирле сувенирлар ярминкәсе оештырыла. Биредә хуш исле бал, хосусый хуҗалыкларда җитештерелгән сөт продукциясе, җан җылысы салып башкарылган эшләнмәләр дә сатып алырга мөмкин булачак.

 

Мөршидә Кыямова
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ