Логотип Магариф уку
Цитата:

Кабан күле яр буенда татар әдәбияты темасына дискуссияләр сериясе башланды

Татар китабы йорты татар китабы һәм әдәбияты турында дискуссияләр сериясен оештырып җибәрде. Алар Кабан күле яр буенда уза.Беренче очрашу 10  июньдә Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле янәшәсендә үтте. Ач...

Татар китабы йорты татар китабы һәм әдәбияты турында дискуссияләр сериясен оештырып җибәрде. Алар Кабан күле яр буенда уза.
Беренче очрашу 10  июньдә Шиһабетдин Мәрҗани һәйкәле янәшәсендә үтте. Ачык әңгәмәләр сериясе мөһаҗирлек әдәбияты турында сөйләшүдән башланды.
Татар китабы йорты инициативасы белән башланган Әңгәмәләр сериясенең беренче очрашуында шагыйрә, Кариев театры директоры Луиза Янсуар, тәрҗемәче, Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин катнашты. 
Айдар Шәйхин белән Луиза Янсуар мөһаҗирлектәге татар әдәбияты темасы белән кызыксынган кешеләргә күренекле галим, профессор Хатыйп Миңнегуловның шушы темага язылган монографиясен укырга киңәш иттеләр.
Татар китабы йорты шушы чараларга үз китапханәсеннән кайбер китапларны да алып чыгарга вәгъдә итә. Алар белән танышырга, алып торырга да мөмкин.
Киләсе очрашу 23 яки 24 июньгә планлаштырылган. Тема – татар әдәбиятында хатын-кыз темасы.
Дискуссияләр сериясе Татар китабы йорты, «Ачык университет» проекты һәм  КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты партнёрлыгында уздырыла. 

Фәния Лотфуллина


Фото: Денис Гордийко

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ