Логотип Магариф уку
Цитата:

Кариев театры мәңгелек мәхәббәт тарихына яңа күзлектән карарга чакыра

19-20 нче октябрь көннәрендә Г.Кариев театры Уильям Шекспирның данлыклы әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Ромео һәм Джульетта» спектакле премьерасын тәкъдим итә. Режиссёры – М. Гафури исемендәге Башкорт...

19-20 нче октябрь көннәрендә Г.Кариев театры Уильям Шекспирның данлыклы әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Ромео һәм Джульетта» спектакле премьерасын тәкъдим итә. Режиссёры – М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры режиссёры, Башкортстан Республикасының Ш.Бабич исемендәге республика дәүләт яшьләр премиясе лауреаты Илсур Казакбаев.
Бәхетсез гашыйклар турындагы моңсу бу тарих, гасырларны кичеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Без аны шулкадәр яхшы беләбез кебек. Әмма чыннан да беләбезме соң? Урта гасырлар Веронасы һәм андагы вакыйгалар нигә безне һаман да дулкынландыра? Кариев театры мәңгелек мәхәббәт тарихына яңа күзлектән карарга чакыра. Яшь чикләве 16+, дип хәбәр итә Кариев театрының матбугат үзәге.
«Спектакльләргә күп йөри торган, төрле театрларны күргән тамашачы «Ромео һәм Джульетта» фәлән театрда булды, тегендә куелды бит инде» дип әйтергә мөмкин. Имеш, нәрсә белән гаҗәпләндерә аласыз тагын безне! Классика, чынлап та, күп куела. Шуңа карамастан, мин үзем өчен ниндидер яңа ачкыч таптым сыман. Шуны спектакльдә күрсәтә алсак, бик әйбәт булыр иде. Пьеса мәгънә ягыннан катлы-катлы, киң колачлы. Кем нәрсә күрергә тели, кемне нәрсә кызыксындыра, нинди авырткан урыннары бар – шуларны күрә. Трагедия 400 ел элек язылса да, анда күтәрелгән проблемалар бүген дә актуаль булып кала бирә. Шекспир һәм аның кебек зур язучылар – даһилар, әсәрләре белән эшләгәндә, дөньяны яңадан танып белү, үзең өчен көтелмәгән яклары белән ачу процессы бара. Классикага нәкъ менә шуңа күрә дә алынырга кирәк дип санадым», - ди режиссёр Илсур Казакбаев.

Спектакльнең иҗат төркеме:
Текст һәм тәрҗемә: Илдус Әхмәтҗанов (Казан), Резедә Гобәева (Казан)
Рәссам: Сергей Кретенчук (Санкт-Петербург)
Композитор: Магуля Мезинова (Уфа), GAUGA төркеме (Казан)
Хореограф: Ольга Даукаева (Уфа)
Ут буенча рәссам: Евгений Ганзбург (Санкт-Петербург)

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ