Логотип Магариф уку
Цитата:

Кариев театрында «Ал җилкәннәр» спектакле, зур залны диңгезгә әверелдерергә җыеналар

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 35 нче юбилей сезоны тәмамланганчы шактый гына проектлар тормышка ашырырга ниятли. Бүген алар матбугат конференциясендә май-июнь айларын...

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 35 нче юбилей сезоны тәмамланганчы шактый гына проектлар тормышка ашырырга ниятли. Бүген алар матбугат конференциясендә май-июнь айларында көтелгән премьералар, сәфәрләр хакында сөйләделәр. 


8 нче майда татар театрына нигез салучыларның берсе – драматург, актер һәм режиссер Габдулла Кариевның тууына 137 ел тула. Шул көнгә туры китереп, традиция буенча, Кариев эзләре буйлап сәфәргә кузгалырга ниятлиләр. Бу көнне башта кин җәмәгатьчелек белән бергәләп Иске Татар зиратында артистның каберен зиярәт кылачаклар, аннары Кариевның туган ягы Нурлат районына юл тотачаклар, анда тамашачыларга «Артист» спектакле тәкъдим ителә.
14 майда Халыкара гаилә көне уңаеннан «Яралу» музыкаль- хореографик перфомансы премьерасы көтелә. Режиссеры Булат Гатауллин. Һади Такташ, Мөдәррис Әгъләм һәм бүгенге көн шагыйрьләренең шигырьләре пластика белән бергә үрелеп бара торган перфоманс гадәти булмаган форматта - Кариев театры каршындагы мәйданда узачак. Бу көнне жыелган барлык акча хайрия максатларында тотыла Республика балалар йортына тапшырылачак.
2  июньдә театр коллективы Иркутск шәһәренә узачак «Байкальский талисман» фестиваленә юл алачак. Кариев театры Иркутск тамашачылары өчен «Тимур һәм комета» спектаклен күрсәтергә җыена (режиссеры Т.Шәрәфетдинов).
12–18  июньдә Кариев театрында "Караш" инсценировка лабораториясенең беренче этабы узачак. Лаборатория кысаларында мәктәп программасына кергән татар әдәбияты әсәрләре нигезендә яңа инсценировкалар әзерләячәк.
Ә инде 23 июньдә Кариев театры тантаналы рәвештә юбилей сезонын төгәлләргә ниятли. Режиссер Эльдар Гатауллин заманча һәм яшьләрчә тамаша әзерли.
Яңа сезон башына исә театр Александр Грин роман-феериясе буенча "Ак җилкәннәр" спектаклен әзерләүгә керешкән. Спектакльне театрның баш режиссеры Ренат Әюпов куя. Биредә ул үзе дә катнашачагын әйтте. Ул киләчәк капитаны булып сәхнәгә чыгачак. Спектакльне Кариев театрында ачык репетиция рәвешендә 30 июньдә күрсәтелергә планлаштыралар. Премьерасы 36 нчы сезон башында булачак.
«Ал җилкәннәр»не яшь тамашачы өчен эшли торган барлык театрлар куеп бетерде. Фильмы да бар. Бу бик шәп әсәрне икенчерәк форматта тәкъдим итү кирәк иде. Яшь сценограф Анна Новикова бик кызыклы чишелеш уйлап тапты. Шушы пространство булачак спектакльнең тарихын үзгәртте», – дип сөйләде Ренат Әюпов.
Рәссам зур залны диңгезгә әверелдереп спектакльне камерный форматта ясарга тәкъдим иткән. Спектакльне сәхнәдә утырып , 70 тамашачы карый алачак.

Фәния Лотфуллина



 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ