Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан «Стрела»сы алтын медальле булу максатын куя

Казанны Россиянең спорт  мәркәзе дип юкка гына әйтмиләр шул. Хоккей буенча – «Ак барс», футбол буенча – «Рубин», баскетбол  буенча «УНИКС» командаларыбыз гына да ни тора! Әле бездә регби уен...

Казанны Россиянең спорт  мәркәзе дип юкка гына әйтмиләр шул. Хоккей буенча – «Ак барс», футбол буенча – «Рубин», баскетбол  буенча «УНИКС» командаларыбыз гына да ни тора! Әле бездә регби уены да шактый популяр спорт төрләреннән санала. Аның төп әйдәп баручысы –моннан 56 ел элек үк оешкан  «Стрела» клубы. Елъязмасы күтәрелеш һәм артка чигенеш еллары белән үрелеп барган. 1993 елда хәтта регбилиг буенча Россия кубогын яулаган, ә инде 1995 елда Россия чемпионы да булып танылган булган. Ә аннан соң инде Татарстанда бу спорт төре популярлыгын шактый югалта төшкән. Соңгы елларда «Стрела» клубы кабаттан күтәрелеш елларын кичерә, чөнки республикабызның регби федерациясе президенты вазифасына Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин билгеләнә. Нәтиҗәдә узган ел «Стрела» командасы регби-7 буенча Россия чемпионатының көмеш медален яулауга ирешкән.
Бу якшәмбедә, ягъни 30 июль көнне, «Стрела» Россия чемпионатының яңа сезонындагы уеннарын башлый. Беренче уенын ул Казанның «Тулпар» спорт комплексында Мәскәүнең «Слава» командасына каршы уйнап уздырачак. Кышкы тәнәфескә кадәр сигез уен уздырасылары бар: шуларның дүртесен – үз мәйданында, калганнарын чит шәһәрләрдә уйнаячак. «Командабыз быел ук булмаса да, алдагы елларда үз алдына Россия чемпионатының алтын медален яулау максатын куя», – дип белдерде команданың баш тренеры Джей Пи Нил бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында регби буенча Россия чемпионатының яңа сезонына старт бирелүгә багышлап оештырылган матбугат конференциясендә.
Сезон аралыгында «Стрела»дан унбер уенчы киткән, алар урынына яңа сезонда уйнарга җиде яңа уенчы кабул ителгән. Бар да читтән, кайсы чемпион, кайсы легионер. (Тренерына кадәр Көньяк Африка Республикасы вәкиле.) Тик араларында я Татарстанда тәрбияләнгән, я татар милләтеннән булган берәү дә юк. Әллә безнекеләрне грушасыман регби тубы белән уйнарга өйрәтеп булмыймы икән әллә?!
Матбугат конференциясендә Татарстанның спорт министры Владимир Леонов «Стрела»да уйнаячак яңа регбичыларга уен номерлары сугылган майкалар тапшырды.

Таһир САБИРҖАНОВ


Фото: Казан регби үзәге сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ