Укучылар физика һәм җәмгыять белеме буенча БДИ тапшыра
Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген физика һәм җәмгыять белеме буенча бердәм дәүләт имтиханы уздырыла. Физикадан имтиханны 2141 укучы, җәмгыять белеменнән 5361 укучы тапшыра. Бу көнгә 7502 катнашучы гариза биргән, шул исәптән 112 сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр.
Гомуми белем бирү оешмалары базасында имтихан үткәрү өчен 65 пункт һәм өйдә имтихан үткәрү өчен 10 пункт оештырылган. Онлайн видеокүзәтү белән 579 аудитория билгеләнгән.
БДИ имтиханнарын үткәрү пунктында 3107 педагогик хезмәткәрнең катнашуы планлаштырыла.
Физика буенча БДИ 3 сәгать 55 минут дәвам итә, җәмгыять белеме буенча – 3 сәгать 30 минут. Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән укучылар өчен имтихан вакыты 1,5 сәгатькә артыграк.
Физикадан минималь чик 36 балл, җәмгыять белеменнән 42 балл тәшкил итә. Шул ук вакытта югары уку йортына керү өчен чыгарылыш сыйныф укучылары физикадан кимендә 39 балл җыярга, җәмгыять белеме буенча кимендә 45 балл җыярга тиеш.
Физика һәм җәмгыять белеме буенча БДИ нәтиҗәләрен имтиханнарда катнашучылар 20 июньдә үз мәктәбендә яисә Рособрнадзорның «ГИА» бүлегендәге рәсми сайтында белә алачак.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Мәгърифәт һәм тәрбия юлында хезмәт итмәктә
Казандагы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнелә торган Каюм Насыйри исемендәге 80 нче татар-рус мәктәбе үзенең 100 еллыгын билгеләп үтә. Киләсе елга тагын бер юбилей көтелә – күренекле мәгърифәтче, педагог, галим Каюм Насыйриның тууына 200 ел. Бу уку йорты 2021 елдан башлап бөек шәхес исемен йөрткәнлектән, бәйрәм чаралары аның исеме белән үрелеп бара. Шул уңайдан мәктәп директоры, педагогика фәннәре кандидаты, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы Роберт МАНСУРОВ белән әңгәмә кордык.
– Роберт Мияссарович, мәктәпкә күренекле галим-педагог Каюм Насыйриның исеме бирелүне җәмәгатьчелек бик җылы каршы алды. Янәшәдә әлеге шәхеснең музей-йорты булып та мәктәбе булмау сорауга урын калдыра иде. Мондый җаваплы эшкә ничек алынырга булдыгыз?
– Заманында Каюм Насыйриның үз мәктәбе булган, 1871–1876 елларда ул татар балаларына дөньяви белем биргән. Милләттәшебез шул заманның иң укымышлы шәхесләренең берсе санала: тел галиме, язучы, тарихчы, этнограф, педагог, мәгърифәтче буларак, ул үзеннән соң гаҗәеп бай мирас калдырган. Россия һәм татар халкы тарихын өйрәнүгә багышланган хезмәтләрен алабызмы, этнографиягә, табигать фәннәренә, тел, әдәбиятка, музыка һәм фольклорга кагылышлысынмы, һәр өлкәдә аның талантлы кеше булуын күрәбез. Ул хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салган, аның фонетика, грамматика буенча хезмәтләре, татар лексикологиясе буенча русча-татарча сүзлеге – белгечләр өчен яхшы кулланма. 1885 елда К. Насыйри Казан император университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә хакыйкый әгъза булып сайлана. Ул чорда мондый югары дәрәҗәгә ирешкән татарларны бармак белән санарга була.
2020 ел халыкка җитди сынаулар, үзгәрешләр алып килде, шул исәптән минем тормышымда, педагогик эшчәнлегемдә кискен борылыш булды. Кукмара төбәгендә укытучы, мәктәп директоры, район мәгариф идарәсе башлыгы эшен башкардым, җәмәгать эшендә һәм фән конференцияләрендә актив катнашып килдем. Казанга күчеп килү белән 80 нче урта мәктәпкә җитәкче булып урнаштым. Башкалабыз үзәгендәге элеккеге татар мәктәбенә яңа сулыш өрү, аңа атаклы мәгърифәтче Каюм Насыйри исемен бирү, аның төрле өлкәләргә кагылышлы мирасын яшь буынга тапшыру нияте белән җиң сызганып эшкә керештем. Алга максат куелгач, аны тормышка ашыру юлларын эзләдем, фикердәшләр, коллегаларым, дусларым ярдәмгә килде. 2021 елның 19 августында Казан шәһәре башкарма комитеты карары белән Каюм Насыйри исеме бирелде һәм без яңа уку елын аның варислары буларак башлап җибәрдек. Үз алдыбызга тагын да зуррак максатлар куйдык. Монысы олы галимнең күпкырлы педагогик эшчәнлеген өйрәнүгә юнәлтелгән «Насыйри укулары – Насыровские чтения» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрү белән бәйле иде. Анда башлангыч сыйныф балаларыннан алып, төрле уку йортларында белем алучы үзебезнең һәм чит ил студентлары һәм галимнәре катнаша, бу чара ел саен 3 көн дәвам итә. Каюм Насыйриның үз чорында күпкырлы эшчәнлек алып барганлыгын исәпкә тотып, фән конференциясендә катнашучылар үз эшләрендә төрле юнәлештәге актуаль темаларны күтәрәләр. Мәгърифәтче К. Насыйри мирасы әнә шулай бүгенге заман яшьләре күзлегеннән чыгып өйрәнелеп килә. Конференция материалларын аерым җыентык итеп бастырып та чыгардык. Киләчәк буыннар өчен бу әйтеп бетергесез кыйммәтле чыганак булачак.
– Совет чорында К. Насыйрига «узган гасыр кешесе» итеп караучылар булган. Мәктәпкә аның исемен алуыгыз – милләтебез өчен үзе бер казаныш. Белем йортының 100 еллык тарихына бу алтын хәрефләр белән язылып калыр, бу уңайдан аның кайбер сәхифәләрен ача төшү дә дөрес булыр.
– 1918 – 1920 еллардагы гражданнар сугышы артыннан 1921 ел ачлыгын кичергән Идел буе төбәге бик авыр хәлгә төшә. Шул катлаулы чорда алга бер ел элек кенә оешкан Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасын аякка бастыру бурычы куела. Укымышлы, зыялы затлар булмаса, сәнәгать тармагын да, авыл хуҗалыгын да күтәрә алмыйсың. Шуңа да илдә эшне гомуми һәм һөнәри белем бирү системасын үзгәртеп корудан башлыйлар. Иске Татар бистәсендә чын мәгънәсендә «Мәктәп шәһәрчеге» барлыкка килә: ул балалар бакчасын, төрле сыйныфта укучылар, югары уку йортына керергә әзерләнүчеләр һәм интернат биналарын үз эченә алган. Һәм мәктәп буларак ул 1922–1923 елларда оешкан, шуңа да үзебезнең тарихны шул чордан башлап исәплибез. Ул вакытта төп уку данлыклы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе бинасында алып барылган. 1924/1925 уку елы башлаганда, мәктәпнең 20 сыйныф бүлмәсе, лабораторияле физика һәм табигать белеме кабинеты, һөнәргә өйрәтү буенча 4 мастерское, спорт мәйданчыгы булган һәм, шәһәр мәгариф тарихында беренче буларак, укучыларның радио һәм фотосөючеләр түгәрәкләре оештырылган. Шул елны ук анда 480 бала кабул ителгән, аларга 16 мөгаллим белем биргән. «Мәктәп шәһәрчеге» революционер Мулланур Вахитов исемен йөрткән һәм аңа 10 ел дәвамында татар теле укытучысы Зыя Вакыйф җитәкчелек иткән. Шунысы игътибарга лаек: 100 еллык тарихында мәктәп дилбегәсен 15 директор алыштырган. Алар арасында 19 ел буе җитәкче булып эшләгән Зәйнәп Гәрәй кызы Әлмөхәммәтова, миннән алда 24 ел буе директор булган Марс Камил улы Зиннуров һәм бер ел гына эшләп киткәннәр дә бар. Әмма аларның һәркайсы мәктәпне һәм мәгарифне үстерүгә үз өлешен керткән.
– Ул чорда да балаларга белем һәм тәрбия бирү бер урында гына тормаган, укытуда яңа алымнар кулланылган, яңа мәктәпләр төзелгән. 80 нче мәктәпнең бүгенге көндә Татарстан урамына карап торган өлеше 1934–1935 елда ук салынган. Монда республика мәгариф системасының күтәрелеш чоры кичерүен күрәбез.
– Бу чыннан да шулай, ул елны аңа Александр Григорьев җитәкчелек иткән, уку елының икенче яртысында җитәкчелек эшчәнлеген Хәмит Гайнуллинга тапшырганнар. Яңа мәктәп үзенең канаты астына 1400 укучыны алган һәм бер елдан соң беренче чыгарылышын биргән. Утызынчы елларда җитәкчелекнең һәм укытучы кадрларның еш алмашынып торуы күзәтелә. Моны илдә барган сәяси хәл белән дә аңлаталар. 1940 елдан мәктәпне күренекле язучы, драматург Шәриф Камал исеме белән атап йөртә башлыйлар. Бөек Ватан сугышы елларында бу бинада хәрби госпиталь урнаша, шул ук вакытта анда дәваланучыларны хисапчы һөнәренә өйрәтү курслары эшли. Укыту процессын өзмәс өчен, мондагы балаларны шәһәрнең башка мәктәбенә күчерәләр, алар мәктәп-госпитальдә дәваланучыларны шефлыкка алалар. Җыр-моңнары белән сугышчыларның күңелләрен юатып кына калмыйлар, якыннарына хатлар язып салырга да булышалар. Бу үзе үк заман авырлыклары, кайгы-хәсрәт халкыбызны берләштерүе, тәрбияле буын үсүен күрсәтә. Сугыш елларында һәм 10 ел дәвамында мәктәпне халык мәгарифе отличнигы Разия Сәйдәшева җитәкли, хезмәтләре өчен ул «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә. Гомумән алганда, 80 нче мәктәп директорлары һәм укытучылары арасында хезмәтләре өчен мактаулы исемнәр, Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Мактау Билгесе» орденнары һәм медальләр белән билгеләп үтелгән уннан артык укытучы, директор бар. Ул чакта укытучының хезмәте әнә шулай бик югары бәяләнгән.
– Юбилей елында аларны олы хөрмәт белән искә алуыгызны аңлыйм, мөгаллимнәр турында һәрдаим сөйләп торганда да аз кебек. Кайсыларының исеме телегез очында тора?
– Мәктәпнең горурлыгы булган укытучылар бик күп. Россия Федерациясенең халык укытучысы Рамил Хәлиуллин – бу китапка алтын хәрефләр белән язылырга тиешле шәхес. Ул – бөтен гомерен балаларга биология һәм химия фәннәреннән татар телендә белем биргән легендар мөгаллим. Татарча укытса да, педагогларның Бөтенсоюз күләмендә узган конкурсында күп тапкырлар лауреат, дипломат булган, 4 фәнни китап һәм 60 фәнни-методик монография авторы ул. Чирек гасыр буе химия укытучыларының район берләшмәсен җитәкли, озак еллар буе Мәгарифне үстерү институтының галимнәр советы һәм «Мәгариф» журналы редколлегия әгъзасы булып тора, даими рәвештә материаллары белән катнашып килә. Без аның киңәшләрен әле дә истә тотып эшлибез. Хәзер аның эшен РФ Табигать фәннәре академиясе киңәшчесе, химия фәннәре кандидаты Никита Трошанин дәвам итә. Ул химия-биология профилен К(П)ФУның А.М.Бутлеров исемендәге химия институты, КИТТУ-КАИ белән берлектә алып бара. Мәктәптә «Яшь химик» түгәрәге аның җитәкчелегендә уңышлы эшләп килә.
Бездә, моннан тыш, укучылар социаль-икътисади һәм универсаль профильле сыйныфларда шөгыльләнә. Чөнки һәр бала үзенә бер шәхес буларак формалаша, аларның күңелләренә хуш килгән аерым һөнәрләр бар. Бездә хәзер 800 бала белем ала. Алар арасыннан сәнгатькә һәм спортка тартылучылар да күп. Мәктәптә даими рәвештә танылган рәссамнарның күргәзмәләре оештырыла. Бу мәктәпкә яңа килеп кергән балаларны рәсем сәнгатенә тартуның бер алымы – эстетик тәрбия бирү чарасы да булып тора. Без Казан федераль университеты, мәдәният институты, «ТИСБИ» идарә итү университеты педагог-остазлары белән даими хезмәттәшлек итәбез.
– Сез мәктәпләр белән дә хезмәттәшлек итәсез түгелме әле?
– Мәктәпләр белән хезмәттәшлек итү элекке эш урынымнан бирле минем традициягә кергән ул. Хәзер шуны биредә дәвам итәм. Март ахырында Санкт-Петербургтагы А.С. Пушкин исемендәге 80 нче урта мәктәп белән хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйдык. Монда белем бирү сыйфатын күтәрү максатында җитәкчеләр, укучылар һәм укытучылар арасында үзара тәҗрибә уртаклашу күздә тотыла. Алга таба Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Кыргыз-
стан республикаларындагы һәм Россиянең башка төбәкләрендәге мәктәпләр белән якынрак аралашу, хезмәттәшлек итү ниятебез бар. «Каюм Насыйри укулары» конференциясе кысаларында бу регионнар белән элемтәләр күпмедер дәрәҗәдә бар. Аны яңа биеклеккә күтәрергә, федераль проектларда тагын да актив катнашырга исәплибез.
– 80 нче мәктәптә абруйлы укытучылар эшләсә дә, Сез коллективны яшь кадрлар белән ныгытуны игътибар үзәгенә куясыз. Аларны эзләп табасызмы, үзегез әзерлисезме?
– Һәр җитәкче коллективка яңа, яшь белгечләр җәлеп итүне күздән ычкындырмаска тиеш. Мин, аларны эзләп, югары уку йортларына үзем барам. Бүгенге көндә бу – табигый хәл. Бер үк вакытта мәктәптә киләчәктә укытучы һәм психолог булырга теләүчеләрдән республикада беренчеләрдән булып махсус сыйныфлар оештырдык. Әлеге проектны Динара Фәйзуллина алып бара. Хәзер яшьләр бик сәләтле, алар белән максатчан эшләргә генә кирәк. Соңгы 3 елда гына да олимпиадаларда призлы урыннар алучы, җиңүче укучыларыбызның саны ун мәртәбәгә артты. Уку елын «бишле» билгеләренә, алтын медальгә тәмамлаучы укучылар да уннан да ким булмастыр дип өметләнеп торабыз.
– Бу мәктәп электән үзе белем биреп чыгарган укучылары белән горурланып яшәде. Алар арасында язучылар, әдәбият-сәнгать әһелләре, галимнәр барлыгын беләбез, бүгенге көндә талантларга баймы бу белем йорты?
– Йөзьяшәр мәктәпне тәмамлаган кызыклы шәхесләребез һәм аларга белем биргән мөгаллимнәргә багышлап аерым китап чыгару уебыз да бар.
Без – радио тыңлаучылар, телевизор караучылар – Камал Саттарова, Әминә Сафиуллина кебек дикторларның һәр чыгышын көтеп ала идек. Алар һәр сүзнең тәмен белеп, һәр иҗеккә, сүзгә дөрес басым ясап сөйләделәр. Бүгенге яшьләргә алар менә дигән мастер-класс күрсәтер иде. Танылган җырчы Таһир Якупов, РСФСРның халык артисткасы Рәшидә Җиһаншина, Татарстанның халык артисткасы, опера җырчысы Рәйсә Билалова, республикабызның җыр һәм бию ансамбле солисткасы Фәйтүнә Ибраһимова, актриса Рауза Әхмәтова кебек талантларның иҗат юлы башкаларга үрнәк. Аларның барысы да төрле елларда 80 нче мәктәптә укыган. Бу исемлекне дәвам итеп фән докторлары: педагогика буенча Мөхлисә Бакиева, тарихчы галим Владимир Иванов, биолог Фәрит Ситдиков, медицина өлкәсендә Әлфия Ибраһимова исемнәрен өстәр идем. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның халык язучысы Фатих Хөснинең «Минем тәрәзәләрем» дип аталган автобиографик повестенда да безнең мәктәп хакында сөйләнелә. Бу аңлашыла да, әлеге татар классигы биредә белем һәм тәрбия алган. Шуны да искә төшерәсе килә: 1961–1965 елларда бу башкаладагы өч татар мәктәбенең берсе була һәм көчле уку йортларыннан санала. Ул Казан педагогия институтының база мәктәбе булып тора. Шуңа күрә кайбер фәннәрне әлеге институттан килеп укыталар. Республика тарихында иң көчле мәгариф һәм фән министры булган Мирза Исмәгыйлович Мәхмүтов беренче тапкыр Казанда гарәп телен чит тел буларак укытуны 80 нче мәктәптә кертә. Барлык фәннәр фәкать татар телендә укытыла. Шуңа карамастан Казан, Ленинград, Мәскәү югары уку йортларына укытырга керүчеләр шактый күп була.
Алардан соң килгән буында да без талантлы шәхесләрнең күп булуын күрәбез, алар төрле тармакларда эшлиләр. Сәнгатьтә халкыбызның бу өлкәдәге бай мирасын чит илләргә дә танытучы сәнгать белгече һәм шагыйрә Розалина Шаһиева, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, журналист Илсөяр Хәйруллина, КХТИ доценты Әсәдулла Садыйков, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, скульптор Рада Нигъмәтуллина, Татарстанның халык артисты Искәндәр Хәйруллин, телевидение дикторы Эльмира Хамматова, I канал телевидениесенең Лондондагы үз хәбәрчесе Тимур Сираҗиев, «Бим-радио» генераль директоры Илона Зиннәтова, регби буенча танылган спортчы Айдар Гафаров кебек үз өлкәсендә лаеклы урынын тапкан элеккеге укучыларыбызны яңа буыннарга үрнәк итеп күрсәтәбез. Талантлы укучыларыбыз бар икән, димәк, аларга белем биргән укытучыларыбыз да олы хөрмәткә лаек.
Бу урында «Беренче кыңгырау...» дигән шигырьләр китабы авторлары– татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әлфия Сәлимуллина белән Рәзилә Зәйнуллина турында аерым әйтәсе килә. Мәктәп юбилее кысаларында аларның иҗаты белән үз укучыларыбызны да таныштырырга булдык, аны махсус бастырып алдык.
– Роберт Мияссарович, соңгы елларда мәктәптә үткәрелә башлаган Сабантуй – халкыбызның милли гореф-гадәтләрен саклауның күркәм үрнәге. Бу очракта да сез беренче булдыгыз.
– Бездә оештырыла торган Сабан туеның үзенчәлекле яклары да бар. Ул – мәктәптәге тәрбия системасында төп чараларның берсе. Бәйрәм көнне укучылар һәм укытучылар арасыннан «Хезмәт батыры», «Ел укытучысы», «Ел укучысы» буларак танылганнарны мәйданга чакырабыз. Укучыларны фән олимпиадаларында, спорт ярышларында, сәнгатьтә ирешкән уңышлары буенча билгеләп үтсәк, мөгаллимнәрне һөнәри эшчәнлекләре һәм остазлар буларак тәбриклибез, дипломнар бирәбез. Ата-аналарга балаларына яхшы тәрбия биргәннәре өчен Рәхмәт хатлары тапшырабыз. Сабантуй җырлы-биюле тамашалар белән үрелеп бара. Анда катнашучыларның игътибары милли көрәш барган төп мәйданга юнәлгән була. «Каюм Батыр» дип аталган татарча көрәштә республиканың төрле яшьтәге һәм үлчәүдәге мәктәп укучылары катнаша. Үз укучыларыбыз да келәмдә сынатмый. 80 нче мәктәп Казанда татарча көрәш буенча үзәк булып тора. Ел дәвамында милли көрәш буенча күп бәйгеләр уза. Физкультура укытучыларыбыз арасында 3 спорт остасы бар, алар балаларны төрле юнәлештәге спорт бәйгеләренә әзерлиләр.
– Сүзебезне мәктәпкә нигез салган чордан башлаган идек. Белем йортына узган ел капиталь ремонт ясалды. Моны мәктәпкә Каюм Насыйри исеме бирелгәннән соң башланган яңарыш буларак кабул итәргәдер.
– Үзем төзүчеләр нәселеннән булганлыктан, монда эшли башлагач, мәктәпне төзекләндерергә кирәклегенә игътибар иттем һәм республикабыз җитәкчелеге ярдәме белән зур күләмле ремонт эшләре үткәрелде. Уку кабинетлары, актлар һәм спорт заллары, мәктәп тирәләре, бакчалар төзекләндерелде. Яхшы итеп укуда һәм күтәренке кәеф белән белем бирүдә мәктәптә уңайлы шартлар булуның да роле зур. Мин моны Кукмара район мәгариф өлкәсендә эшләгәндә дә сизеп тордым, шуңа да анда туплаган тәҗрибәмне биредә дә кулланам.
Мәктәпнең нинди булуын һәм җитәкчесенең кем икәнен беләсең килсә, аның кабинетына кереп тору мөһим түгел, аңа урам яктан күз төшерү дә җитә. Казандагы 80 нче татар-рус мәктәбе соңгы елларда күзгә күреп үзгәрде.
Ишегалдына керүгә үк, безне республикада бердәнбер булган «Каюм Насыйри параллельләре һәм меридианнары» арткорылмасы, күренекле мәгърифәтче исеме бирелү уңаеннан куелган истәлек ташы каршы ала. Белем йортының икенче катына күтәрелгәч, К.Насыйри композициясе урнаштырылган. Монысы аның тарафыннан дөньяви мәктәп ачуга 150 ел тулу уңаеннан эшләнгән.
«Бу һәйкәлне тантаналы шартларда 2022 елның 24 февралендә абруйлы кунаклар һәм фән конференциясенә җыелганнар белән бергә ачтык. Хәзер мәктәп коллективы Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан республика күләмендә узачак юбилей чараларына әзерләнә, бер юбилей икенчесе белән үрелеп барырга тиеш», – ди Роберт Мияссар улы Мансуров.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар