Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан укучыларына исемле стипендияләр тапшырдылар

Ратушада Илсур Метшин 2022 ел йомгаклары буенча Казан мэрының исемле стипендияләрен тапшырды. Быел төрле казанышлар өчен бүләкләрне балалар музыка, сәнгать, хореография, спорт мәктәпләре укучылары, ст...

Ратушада Илсур Метшин 2022 ел йомгаклары буенча Казан мэрының исемле стипендияләрен тапшырды. Быел төрле казанышлар өчен бүләкләрне балалар музыка, сәнгать, хореография, спорт мәктәпләре укучылары, студентлар һәм аспирантлар алды, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.
Конкурска барлыгы 300 гариза бирелгән, 90 га якын яшь талант стипендиат булган. 30 өстәмә белем бирү мәктәбе укучысы һәм 10 спорт мәктәбе укучысы 25 мең сум күләмендә стипендия алачак, спорт командасы - 150 мең сум. 16 аспирант 50 мең сум күләмендә стипендия иясе булды, 20 югары уку йорты студенты - 35 мең сум, 2 профессиональ белем бирү оешмасы укучысы 30 мең сум алачак.
Конкурста студентлар һәм аспирантлар башка тармакларда - IT-юнәлеш, транспорт, торак-коммуналь хуҗалык, мәгариф, медицина, архитектура һәм төзекләндерү идеяләрен тәкъдим иттеләр. И.Метшин күп кенә проектлар гамәлдә кулланылачагына һәм ТР башкаласы файдасына хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерде.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ