Логотип Магариф уку
Цитата:

«Киләчәк уеннары»нда 107 ил вәкиле була

«Киләчәк уеннары»ның ачылыш тантанасы «КазанЭкспо» күргәзмәләр үзәгендә 21 февральдә, ябылу тантанасы 3 мартта булачак.

19 февральдән 3 март аралыгында Казанда халыкара «Киләчәк уеннары» үтәчәк. ТР спорт министры Владимир Леонов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә турнирда 107 ил вәкиле катнашачагын әйтеп узды.

Владимир Леонов сүзләре буенча, уеннарда 2 меңнән артык кеше катнашачак. Базада 107 ил вәкилләре һәм 277 команда бар. Безгә бөтен дөнья диярлек кунакка киләчәк. Төп программада – 16 дисциплина, киңәйтелгәнендә 5 дисциплина була. Татарстанны турнирда фиджитал-хоккей, баскетбол, дроннар узышы һәм BMX ярышларында тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Спорт министры, Татарстан һәм Казанның зур ярышлар үткәрүдә тәҗрибәсе булса да, «Киләчәк уеннары»ны республика өчен революцион яңа проект булуын әйтте.

«Киләчәк уеннары» Казанның берничә мәйданчыгында оештырыла. Алар – «КазанЭкспо» халыкара күргәзмәләр үзәге, «Ак Барс» көрәш сарае, Теннис академиясе, «Татнефть арена», «Урам» экстрим паркы, Иннополис, ИТ-парк, «Трудовые резервы» стадионы, Казан циркы.

«Киләчәк уеннары»ның ачылыш тантанасы «КазанЭкспо» күргәзмәләр үзәгендә 21 февральдә, ябылу тантанасы 3 мартта булачак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ