Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф»тән – яңа конкурс!

        «Мәгариф» журналы коллективы укытучыларыбызның педагогик осталыгын камилләштерү максатын күздә тоткан төрледән-төрле юнәлештәге иҗади конкурслар уздырудан үзе тәм табып эшл...

        «Мәгариф» журналы коллективы укытучыларыбызның педагогик осталыгын камилләштерү максатын күздә тоткан төрледән-төрле юнәлештәге иҗади конкурслар уздырудан үзе тәм табып эшләвен белә. Чөнки мөгаллим-абунәчеләребез без оештырган һәр конкурсны көтеп ала һәм бик теләп катнашалар да. Бер конкурс белән икенчесе арасында беркадәр өзеклек булды исә: «Быел ул бәйгегез булмыймы әллә?», «Кайчанрак игълан итәрсез икән?», «Ел да катнаша идем.  Игълан итсәгез, бер бик шәп дәрес эшкәртмәм бар иде. Быел да катнашырга иде исәбем», – дип, телефоннан да, үзара очрашканда да әйтүчеләр була.
        Әле бу көннәрдә «Авыл укытучысы–2023» конкурсының иң кызган мәле: аның II  этабы бара. Күбебезнең җәйге отпуск вакыты булса да, «ФДББС буенча иң яхшы дәрес–2023» конкурсын 1 августтан игълан итәргә булдык. Чөнки ул «Мәгариф» журналы тарафыннан оештырылган иҗади бәйгеләрнең укытучыларыбыз арасында иң популярлардан. Юкка гына ул инде 2018 елдан бирле уздырылып киленми. Димәк, быел инде аның алтынчы елын игълан ителүе.  
        Ул түбәндәге җиде номинация буенча үткәреләчәк:





      • иң яхшы биология дәресе;

      • иң яхшы физика дәресе;

      • иң яхшы математика дәресе;

      • иң яхшы химия дәресе;

      • иң яхшы җәмгыять белеме дәресе;

      • иң яхшы география дәресе;

      • иң яхшы информатика дәресе.






        Конкурста катнашырга җыенган һәркем конкурс материалын бары бер номинация буенча гына җибәрә ала.
        «ФДББС буенча иң яхшы дәрес» конкурсы 2023 елның 1 августыннан башланып 2024 елның 1 апреленә  кадәр дәвам итәчәк. Конкурс материаллары «Мәгариф» журналының электрон адресына (e-mail: magarif@bk.ru) «ФДББС: конкурс» тамгасы белән кабул ителә.
        Конкурста катнашкан һәркем үз язмасы белән бергә «Мәгариф» журналына 2024 елның беренче яртыеллыгына язылу турындагы квитанция күчермәсен дә җибәрергә тиеш.
        Конкурс нәтиҗәләре «Мәгариф» журналының 2024 ел, май санында игълан ителәчәк.
        Яңа конкурсыбыз Нигезләмәсе белән тулырак magarif-uku.ru сайтыннан (Татар версиясе | Рус версиясе) укып таныша аласыз. 

Таһир САБИРҖАНОВ


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ