Мамадышта – төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены
Мамадыштагы район мәдәният йортында «Мамадыш районында туган якны өйрәнү: тарих, хәзерге заман һәм үсеш перспективалары» дип исемләнгән I төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Ул ТАССРның 100...
Мамадыштагы район мәдәният йортында «Мамадыш районында туган якны өйрәнү: тарих, хәзерге заман һәм үсеш перспективалары» дип исемләнгән I төбәкара фәнни-гамәли конференция булып узды. Ул ТАССРның 100 еллыгына һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында узды.
Чараның оешыручылары –Мамадыш районы башкарма комитеты һәм район мәдәният бүлеге, Мамадыштагы Туган як тарихы музее, районның төбәкне өйрәнүчеләре инициатив төркеме, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының төбәк тарихын өйрәнүчеләр комитеты, республикабызның татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте. Конференция делегатлары арасында Казан, Чаллы калаларыннан, Әлмәт, Азнакай, Чистай , Биектау, Лениногорск районнарыннан, Киров өлкәсеннән, кайчандыр Мамадыш өязенә кергән җирлекләр – хәзерге Балык бистәсе, Саба, Кукмара районнарыннан, Мамадыш районының илледән артык авылыннан тарихчылар бар иде. Исемнәре республикабызда билгеле булган тарихчылар – Альберт Борһанов, озак еллар Казан Кирмәнендәге Бөек Ватан сугышы музей-мемориалын җитәкләгән Михаил Черепанов, бик күп китаплар авторы Нурулла Гариф, Мансур Сафиннарның булуы – әлеге чараның никадәр мөһим булуына бер дәлил. Аларның тирән эчтәлекле докладлары белән бергә җирле тарихчыларның да бик тә кызыклы чыгышлары тыңланды.
Башка районнардан килгән делегатлар да үз эш тәҗрибәләре белән бик теләп уртаклашты. Барысының да максаты бер – авылларыбыз тарихын өйрәнү буенча эшне җанландырып җибәрү, «боз»ны кымшатып җибәрү, архивларда тузан җыеп ятучы документларны киң җәмәгатьчелеккә җиткерү иде. Конференция барышында бер төркем тарихчыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Конференция делегатлары өчен район мәдәният йорты фойесында төрле темага күргәзмәләр эшләде. Чараның югары нәтиҗәле булуы өчен күп көч куйган районыбызның «Туган якны өйрәнү» музее директоры Минзилә Садриева, фәнни хезмәткәрләр Гөләндәм Давыдова белән Светлана Потапова һ.б. ларның әлеге эше мактауга лаек. Килгән кунаклар да аларның эшеннән зур канәгатьләнү белән китте.

Комментарийлар