Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәрхәмәтлелек бүләге

Татарстан Республикасы “Мәрхәмәт-Милосердие” депутат хатын-кызлар оешмасы һәм “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары Дәрвишләр бистәсенең сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган ятим балалар өчен 11 нче инте...

Татарстан Республикасы “Мәрхәмәт-Милосердие” депутат хатын-кызлар оешмасы һәм “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары Дәрвишләр бистәсенең сәламәтлекләрендә тайпылышлар булган ятим балалар өчен 11 нче интернат-мәктәбендә булып, Яңа елга бүләкләр тапшырды. “Мәрхәмәт-Милосердие” оешмасы җитәкчесе, ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитет әгъзасы Нәбиева Алсу Рөстәмовна педагогларны, тәрбиячеләрне һәм балаларны матур бәйрәм белән котлады.
   
Шулай ук ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Рыбакова Людмила Николаевна һәм ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы Насыйрова Альбина Мөнировна да үзләренең җылы теләкләрен җиткерделәр. Мәктәпнең директоры Фәхретдинова Елена Александровна хөрмәтле кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Әлеге интернат-мәктәпнең олы эш башкаруы күренеп тора. Балалар ихлас күңелдән елмая, алар үзләренең укытучы-тәрбияче апаларына әни дип эндәшәләр. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Федагина Людмила Геннадьевна да һәр укытучының, тәрбияченең мондагы балаларны тәрбияләүдә бөтен йөрәкләрен биреп эшләүләренә соклануын белдерде. Яңа елның матур бәйрәм көне балалар күңелендә сөенеч хисе уятты, һәм алар да чыршы янына басып матур теләкләр теләде, әйлән-бәйлән уйнады.  

Айсылу Имамиева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ