Логотип Магариф уку
Цитата:

Милләттәшләр «Мәгариф» журналын үз итә

«Мәгариф» журналы укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен генә дип уйлаучылар булса, алар ялгышалардыр.  Чөнки әлеге басмада  күптөрле темалар күтәрелә. Тел, гореф-гадәтләребез, тарих һәм музыка &nb...

«Мәгариф» журналы укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен генә дип уйлаучылар булса, алар ялгышалардыр.  Чөнки әлеге басмада  күптөрле темалар күтәрелә. Тел, гореф-гадәтләребез, тарих һәм музыка  кайсыбызны гына битараф калдырыр икән. Журналда болар шактый урынны алып тора. Укучыларыбыз Тарих  институты галимнәренең һәм «Музейларда заман сулышы» рубрикасында бирелгән төрле авторларның язмаларын, «Милли көй» нотасын көтеп алалар.  Май санында дөнья күргән  татар-казаклары, 1812 елгы сугышта  катнашкан Казан татарлары  хакында сөйләгән мәкаләләр шуларның берничәсе генә әле.

 Бу санда Азнакай районы  педагогларының  эш тәҗрибәсенә кагылышлы язмалар, укытучыларның дәрес эшкәртмәләре райондагы  техник-механиклар, пешекчеләр, сәүдә тармагында эшләүче белгечләр әзерләүче  политехника техникумы хакындагы материал да  укучыда   зур кызыксыну уята.
  «Россия картасында татарлар» дигән баш астында Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы Радик Салихов белән журналның баш мөхәррире, социология фәннәре кандидаты Сөмбел Таишева үткәргән  әңгәмәдә халкыбызның ерак үткәне, аерым шәхесләр язмышы һәм биналар төзелү тарихлары калку итеп күрсәтелә, анда яңгыраган фикерләрне кайта-кайта укыйсың.
 

Укытучылар үзләренең дәрес эшкәртмәләрендә яңа буын әдипләрнең әсәрләрен үзәккә алып өйрәнәләр. Бу санда мөгаллимнәр  быел Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты булган шагыйрь Ләбиб Лерон иҗатына  өстенлек биргәннәр. Бу исә әдип иҗаты белән кызыксынуны тагын да арттыра төшә. Сүз уңаеннан әйтик, июнь санында укучыларыбыз шагыйрә Эльмира Шәрифуллина иҗатын өйрәнүгә багышланган дәрес эшкәртмәсе белән таныша алачак.
Шигърият хакында сүз чыккач, Мәскәүдәге Пушкин музеена багышланган язманы укымый калу һич мөмкин түгел. Анда Пушкинның  тормышы һәм иҗаты белән бәйле бай мәгълүмат  бирелгән.
Танылган композитор Илһам Байтирәк музыка сөючеләрне май санында «Бөтен дөнья чәчәк ата» дигән музыкаль букеты белән шатландырса, аның «Сабан туе» дигән әсәре  июнь аенда журналда дөнья күрәчәк.    
 
   
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ