Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөслим укытучылары эш алымнарын үзгәртергә җыена

«Мәгариф» журналы соңгы елларда, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә, «Авыл укытучысы» конкурсы үткәреп килә. Быел аның даирәсе киңәеп, анда балалар бак...

«Мәгариф» журналы соңгы елларда, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә, «Авыл укытучысы» конкурсы үткәреп килә. Быел аның даирәсе киңәеп, анда балалар бакчалары тәрбиячеләре дә катнашачак. Максатыбыз авыл укытучысының, тәрбияче-педагогларның абруен күтәрү, аларның һөнәри осталыгын, татар телендә дә югары дәрәҗәдә белем бирергә мөмкин икәнлеген һәм татар халкының тарихта үз урыны барлыгын  күрсәтү.
Мөслим районында мәгариф өлкәсендә нинди эшләр башкарыла, нинди үзгәрешләр көтелә? Шул хакта районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Ягди кызы  Хәбибуллина  белән әңгәмә кордык.

– Лилия ханым, район мәгариф бүлегенә җитәкче итеп билгеләнгәнче Сез Мөслимдәге лицейда директор булып эшләдегез, бирегә килүегезгә санаулы айлар гына узды, әмма җитәкчелек эшенә алыну белән төбәктәге барлык мәктәпләрне, балалар бакчаларын йөреп чыккансыз. Авылларга ясаган сәфәрләрдән  нинди уй-фикерләр белән кайттыгыз?
– Район мәгариф идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнгәч, хезмәтемне нәтиҗәле итеп алып бару өчен, киләчәккә бурычлар билгеләргә кирәк иде.  Шуңа күрә һәр мәктәп, һәр педагог эшчәнлеге белән танышуны максатым итеп куйдым. Бу миңа алга таба җитәкче буларак эшчәнлегемне ачык күзалларга мөмкинлек бирде. Мине шунысы куандырды: Мөслим укытучылары үз хезмәтләрен яратып башкара. Белем бирү барышында халкыбызның гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклауга, милләтебез сакчысы булган туган телебезне үстерүгә зур әһәмият бирелә.
Мине бүген борчыган мәсьәләләрнең берсе – мәктәпләргә яшьләрнең,  бигрәк тә ир-егетләребезнең укыту-тәрбия эшенә  аз килүе. Бу мәсьәләне уңай хәл итү өчен чаралар күрергә кирәк икәнлеген аңлыйбыз, шуңа күрә алдагы уку елыннан Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә педагогик юнәлештәге сыйныфлар ачу ниятебез бар.
– Мәгариф өлкәсендә озак еллар эшләгән кеше мәктәпне тәмамлаган укучыларыннан кем чыгачагын алдан чамалап куя. Сезнең күзлектән караганда, Лилия ханым, Мөслим төбәгеннән республика күләмендә күренекле шәхесләр үсеп чыгарлык шартлар бармы?
 – Иң элек соңгы елларда Татарстанга, илгә танылган мөслимлеләрне барлап алыйк әле. Сүзне мәгариф-мәгърифәттән башласак, болар – төрле чорда Мәгариф һәм фән министрлыгын җитәкләгән шәхесләр – Васил Гайфуллин, Рәис Шәйхисламов, Рафис Борһанов, Татарстан  Фәннәр академиясе вице-президенты  Дания Заһидуллина; әдәбиятта – Зөлфәт, Фоат Садриев, Харрас Әюп, Наис Гамбәр, Ләбиб Лерон, Шәмсия Җиһангирова, Эльмира Шәрифуллина,  мәдәнияттә – Зифа Басыйрова, Наил  Әюпов, Зөлфәт Харисов; танылган табибыбыз – Равил Шәймарданов, спорт өлкәсендә – Булат Вәлиев, Алмаз Ибраһимов, данлыклы юристлар – Флер Баһаутдинов, Дәүфат Хамадишин... Алар белән генә түгел, исемнәре зурлап халык теленә менгән  башка якташларыбыз белән дә мөслимлеләр хаклы рәвештә горурлана.
       Бүгенге көндә татар теле, татар әдәбияты, физика, химия фәннәрен кызыксынып үзләштерүче, киләчәктә фән белән шөгыльләнүне максат итеп куйган укучыларыбыз бар. Мөслим галимнәрен, фән эшлеклеләрен, әдәбият-сәнгать әһелләре әзерләвен дәвам итә дип ышанам.
–«Үткәнен белмәгән халыкның – киләчәге юк» дигән әйтем бар. Бу юнәлештә Мөслимнең туган як тарихы музее гына түгел, мәктәп музейлары зур роль уйный дип уйлыйм. Кызыксынганыгыз бармы: хәзерге яшь буын өчен ерак бабаларыбызның тормышы кызыклымы? Укучыларыгызны хәзерге уку программасыннан төшереп калдырылган төбәк тарихы белән таныштыру ни рәвешле бара?
– Әлбәттә, район үзәгендә һәм авылларда эшләп килүче музейлар – хәтер почмаклары – шушы тарафта яшәгән кешеләрнең бәяләп бетергесез кыйммәтле ядкярләре тупланган серле сандык ул. Музейлар төзелгән, алар баетылып, эшләп торган урыннарда  үткәннәр конкрет авыл, аерым кешеләр язмышы яссылыгында бирелә. Шуның белән алар балаларга аеруча якын. Нигездә, бу эшчәнлек дәрестән тыш чаралар кысасында алып барыла.
Сүз татар халкының гомуми үткәне турында барса, монда уку елы дәвамында һәм  җәйге каникулларда әтиләр советы, ата-аналар комитеты җитәкчелегендә алып барылган эшчәнлекне искә төшерер идем. Өлкән сыйныфлардан Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына экскурсиядә булмаганнан укучылар бик аз калгандыр. Ватанпәрвәрләр булырдай, өлкәннәр эшен лаеклы дәвам иттерүче, рухи-әхлак ягыннан нык, сәламәт яшьләр үстерүне максат итеп куйдык. Үткәненә, теленә, диненә битараф булмаган буын тәрбиялибез, дип ышанып әйтә алам. Нәкъ менә шуның өчен мәктәпләрдә «Тормыш дәресләре» проектлары гамәлгә  ашырыла. Рухи тәҗрибә, йолалар һәм гореф-гадәтләр югалмый, алар укучыларга бары тик заман төсмерләре биреп  ирештерелә.

Мәгариф хезмәткәрләренең райондагы август киңәшмәсе нәтиҗәләре нигезендә мәктәп һәм балалар бакчаларының тарихлары өйрәнелеп, күрсәтмә басмалар нәшер ителде һәм тупланган мәгълүмат белем бирү учреждениеләренең шәхси сайтларында урнаштырылды.
Мөслим район үзәге соңгы елларда гаҗәеп үзгәрешләр кичерде.  «Тукай» скверы, «Пушкин паркы», «Курай» паркы, «Кояшлы Ык» ял зонасы, сугыш кырында ятып калган якташларыбыз истәлегенә төзелгән мемориаль комплекс, «Мөслим йөрәге» скверы, өр-яңадан җиһазландырылган «Туган як» музее, заманча үзгәртеп корылган китапханә, Зифа Басыйрова исемендәге зәвык белән яңартылган мәдәният сарае һәм анда урнашкан Мөслим туфрагының  күренекле әдәбият һәм сәнгать әһелләренә багышланган музей. Алардан халык һәм яшьләр өзелми. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге дә өметле.
Укучыларыбызда рухи-әхлак кыйммәтләрен  тәрбияләү өчен мәктәпләребездә «Әдәп дәресләре» проекты уңышлы  эшләп килә. Проектны район мөхтәсибәте белән берлектә оештыру да нәтиҗәле булып чыкты.
Мөслим педагоглары һәм тәрбиячеләре сәламәтлеге чикле булган  балаларны тәрбияләүгә вакытларын, көчләрен генә түгел, яратуларын да кызганмыйлар икән. Мин моны Түбән Табын авылында белем һәм тәрбия алучы шундый укучыларны күздә тотып әйтүем. Сәламәтлекләре чикле булсалар да, ул балаларның куллары «алтын» икәнен күреп, үзем дә сокланып кайттым.
– «Кешегә бетмәс-төкәнмәс иҗат чыганагы салынган. Менә шул чыганакны ачарга, иреккә чыгарырга, кешегә иҗтимагый тормышта урынын табарга булышырга, аңа үсү өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк»,–  дигән заманында бөек рус  язучысы Лев  Толстой. Аның бу сүзләре  бүген аеруча әһәмиятле. Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен ачылган  интернат-мәктәптә  63 хезмәткәр шуны девиз итеп эшли. Биредәге  балаларның дөньяны кабул итү сәләтләре башка төрле: матур һәм зәвыклы. Алар белән эшләү өчен, үзеңне шулар урынына куеп карарга кирәк. Мәктәпкә эшкә килүче педагог, беренче чиратта, кул эшләренә оста булырга, балаларны яратып аралашырга, укучыларның психологиясен тирәнтен аңларга  бурычлы. Шуны аңлап эш иткәндә генә яхшы һәм уңай нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин. Шуңа басым ясап үтәргә кирәк, педагогның югары һәм шулай ук өстәмә дефектологик белемгә ия булуы  аеруча мөһим. Андыйларны без үз педагогларыбыз арасыннан табабыз.

– Гомумән, районда укытучы һәм тәрбияче кадрларга ихтыяҗ бармы?
Кадрлар белән тәэмин итү проблемаларының берсе булып пенсия яшендәге педагогларның саны арту һәм кайбер белгечлекләр буенча укытучылар җитмәү тора. Узган уку елында гамәлгә куелган «Авыл укытучысы» программасына кереп, 9 урынга (рус теле, математика, тарих, физика, биология укытучылары) гариза бирелде. Ләкин авыл мәктәпләренә кайтырга теләк белдерүче табылмады.
Мәсьәләне хәл итү өчен республика җитәкчелеге тарафыннан үткәрелә торган «Булачак укытучыларны әзерләү буенча стипендиаль ярдәм» проектында актив катнашып киләбез. Узган уку елында гына да 8 чыгарылыш сыйныф укучыбыз шуның буенча педагогик белгечлекләр өчен бирелә торган грантка лаек булдылар. Әлеге проект ярдәмендә, агымдагы уку елында кадрлар составы 5 яшь белгеч белән тулыланды. Бүгенге көндә 3 елга кадәр эш стажы булган 17  яшь мөгаллим бар. 
Яшь педагогларның кызыксынуын, һөнәри осталыгын арттыру, иҗади потенциалын үстерүгә ярдәм итү максатыннан, «Яшь педагог мәктәбе» проекты тормышка ашырыла. Аның кысаларында яшьләр тәҗрибәле мөгаллимнәрнең  дәресләрендә, мастер-классларда катнашалар, түгәрәк өстәл артында фикер алышалар. Яшь белгечләр арасында КВН, квестлар үткәрү уңай нәтиҗә, эмоциональ канәгатьлек бирү чыганагына әверелә. Ел саен яшьләргә, район җитәкчелеге белән очрашулар оештырып, аларга  үзләрен борчыган җавап алу мөмкинлеге бирелә.
Педагогның һөнәри абруен күтәрү белән бергә аның сәламәтлеге турында да кайгырту мөһимлеген аңлыйбыз. Узган ел  район мәгариф идарәсе «Педагогның сәламәтлеге – сыйфатлы белем бирүнең нигезе» дип исемләнгән  проект тәкъдим иткән иде. Бу проектка  барлык мәгариф хезмәткәрләре кушылды. Педагоглар  өчен  төрле чаралар оештырылды. Агымдагы уку елында  да  әлеге  мәсьәлә  игътибар  үзәгендә тора.
– Яшьләрнең буш вакытларын файдалы итеп уздыруда  педагоглар, аерым алганда, мәгариф бүлеге белгечләре катнаша булыр.
 – Әлбәттә, мәгариф бүлеге белгечләре, укытучылар, шул исәптән мин дә, бу мәсьәләдән читтә тора алмыйбыз. Укучыларыбызның дәрестән тыш эшчәнлеген файдалы үткәрү максатыннан, яшьләребез  «Мөслим егете һәм Мөслим кызы» муниципаль проектына җәлеп ителде. Аның бурычлары – үсеп килүче буынны халкыбызның милли традицияләре үрнәгендә тәрбияләү; милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап калу һәм арттыру; гражданлык, патриотизм, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү; районыбызның тарихи мирасын өйрәнү, аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тудыру. Бу эшнең нәтижәлелеге тыгыз ведомствоара эшчәнлеккә бәйле.  Мәктәптән тыш эшләр үзәге, «Туган як» музее, «Әдәбият һәм сәнгать дөньясында мөслимлеләр» тарихи музее, китапханәләр, «Мизгел» яшьләр үзәге, чаңгы базасы, универсаль спорт комплексы, «Тамчы» бассейны, «Аргамак» ат спорты мәктәбе хезмәткәрләре дә укучыларның буш вакытын файдалы итеп үткәрүдә зур хезмәт куя.
«Мин волонтёр» юнәлешендә  шөгыльләнүче укучылар сугыш һәм тыл ветераннарына ярдәм итүдән тыш, ветераннарыбызның тормыш юлларын аудиоязмага яздырып, фотобуклетлар эшләделәр.
Фән олимпиадаларына әзерләүче педагогларга, спорт ярышларына әйдәүче укытучы-тренерларга һәм анда катнашучыларга  нинди таләпләр куясыз?
– Максат һәм таләп бер – нәтиҗәле эшләү. Олимпиадага әзерләнү укучыдан да, укытучыдан да зур тырышлык, ихтыяр көче һәм сабырлык сорый. Сәләтле баланы укыту, мөстәкыйль рәвештә катлаулы материалларны аңлый белергә өйрәтү – мөгаллимнең әлеге укучыны фәнгә алып керүче старт сызыгы. Каюм Насыйри «Табигый сәләтлелек очкын гына, ул сүнәргә дә, кабынып китәргә дә мөмкин, аның кабынып китеп, зур ялкынга әверелүендә төп мәҗбүри  көч булып хезмәт һәм үз-үзеңә таләпчән булу тора», – дигән. Димәк, бала бер эш белән никадәр җитди һәм эзлекле шөгыльләнсә, сәләте шулкадәр тиз ачыла.

Бу өлкәдә Мөслим лицеен әйтмичә китеп булмый. Ул узган уку елы нәтиҗәләре буенча «Фән олимпиадаларында катнашу нәтиҗәлелеге буенча иң яхшы мәктәпләр» исемлегенә керде. Интеллектуаль бәйгеләрдән тыш, укучыларыбыз спортта да югары нәтиҗәләргә ирештеләр. Тренерлар Айдар Исламов, Фасил Арсланов җитәкләгән Мөслим лицее командасы,  Бөтенроссия «Президент ярышлары» бәйгесенең  республика этабында җиңү яулап, Анапа шәһәрендә узган финал ярышларында уңышлы чыгыш ясады һәм ил буенча беренче унлыкка керде.
Мөслим лицее яшь патриотлары командасы Бөтенроссия слеты кысаларында барган «Ватанны сакларга әзер» яшь армиячеләр отрядларының республика конкурсында да беренче урынны яулап кайтты.
 – Лилия ханым,   Сезне  борчыган мәсьәләләрнең күп булуын аңлыйбыз,  ул һаман да шул балаларга барып тоташа булыр...
 –  Соңгы вакытта әти-әниләрнең  балаларга игътибар җитмәве  аеруча күнелемне борчый. Баланың уңышсызлыгында мәктәпне, укытучыны, сыйныф җитәкчесен гаепләргә ашыгабыз. Килешерсез, мәктәп тәрбиянең теоретик нигезләренә төшендерсә, төп тәрбия гаиләдә бирелә.  Укытучы ул – сәләтле, тырыш бала һәм  аларга ярдәм итеп торучы  әти-әни булганда гына  киңкырлы шәхес тәрбияли ала.
    «Бер ягымда – әтием./ Бер ягымда – әнием/ Уңымда да, сулымда да/ Таянычым бар минем/ Яклар кешем бар минем»,  – дисеннәр балалар.
«Бер ягымда – улым./ Бер ягымда – кызым/ Уңымда да, сулымда да/
Картлыгымда таянычым бар минем», – дияргә язсын һәммәбезгә дә.

  – Әңгәмәбез соңында якташларыгызга, коллегаларыгызга нинди теләкләр юллар идегез?
«Яшьлектә сайлаган профессиягезгә тугры калып, укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә тырыш, нәтиҗәле хезмәт итегез, хөрмәтле коллегаларым!» Бу  – минем укытучыларга еш кабатлый торган чакыруым.
 
                                                                       Әңгәмәдәш – Альберт САБИР.

Автор фотолары.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ