Логотип Магариф уку
Цитата:

Нинди һөнәр сайларга? Кем булырга?

Һәр очрашу күңелдә туган сорауларга җавап тапмый калмый.

Югары сыйныф укучыларының исә “Алга таба нинди һөнәр сайларга? Кем булырга?” дигән сорау алдында калуы табигый хәл.

Казанның Яңа Савин районының «Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия»сендә бу нисбәттән файдалы очрашулар гел булып тора. Әйтик, кичә һөнәри юнәлеш бирүне күздә тотып,10 нчы сыйныф укучылары Яңа Савин районының 5 нче салым хезмәте бүлеге вәкиле белән салым грамоталылыгы хакында, бу эшнең үзенчәлекләре хакында уртага салып сөйләштеләр. Аннан алдагы көндә 9 нчы сыйныф егетләре 103 нче мәктәптә  танк училищесыннан килгән кунаклар белән очрашып кайтты.

– Мондый чаралар укучыларыбызга кулай, төшемле яки популяр саналган һөнәрләрне түгел, ә күңелеңә якын булганын сайлап алу мөмкинлеге тудыра, – диләр  укытучылар. 

Фото Казанның Яңа Савин районының «Татар телендә белем бирүче 13 нче гимназия»се архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ