Логотип Магариф уку
Цитата:

Педагогик династияләр өчен Бөтенроссия конкурсы

        Республикабызның һәр мәктәбе диярлек үзенең педагогик династияләре  белән хаклы горурлана. Быелгы Укытучылар һәм остазлар елында аларга игътибар, хөрмәт бермә-бер арты...

        Республикабызның һәр мәктәбе диярлек үзенең педагогик династияләре  белән хаклы горурлана. Быелгы Укытучылар һәм остазлар елында аларга игътибар, хөрмәт бермә-бер артырга тора. Ник дисәгез, «Иң яхшы педагогик династия» дигән Бөтенроссия конкурсы игълан ителеп, анда катнашырга җыенучылардан заявкалар кабул итү башланды. Әлеге конкурсны үткәрү кирәклеге башлангычы Ульяновскида узган педагогик династияләрнең беренче сессиясендә яңгыраган иде.
        «Иң яхшы педагогик династия» дигән Бөтенроссия конкурсы түбәндәге өч номинация буенча уздырыла:



    • «Киләчәккә фундамент» номинациясе (тулаем педагогик стажлары 50 елдан 150 елга кадәр булган династияләр арасында);

    • «Ныклы омтылыш» номинациясе (гомуми педагогик стажлары 151 елдан 300 елга кадәр булган династияләр өчен); 

    • «Гасырдан-гасырга» номинациясе (гомуми педагогик стажлары 300 елдан артыграк булган династияләр өчен).  




        Әлеге конкурс ике этапта үтәчәк. Аның беренче этабында катнашырга теләүчеләр үз династияләре әгъзаларының портрет һәм бергәләп төшкән фотоларын, үз династияләре, ирешкән уңышлары хакында сөйләүче видеовизитканы теркәп, заявка җибәрергә тиешләр. Жюри конкурска алынган материалларны бәяләп, алар арасыннан икенче этапка иң яхшы 30 династияне сайлап алачак.
        Конкурсның икенче этабы 9 октябрьдән 12 сенә кадәр Уфа каласында үтәргә тиеш. Ул өч турдан торачак. Конкурс сынаулары барышында финалга чыгучылар үз династияләре белән таныштырачаклар, укучылар белән «Иң мөһим мәсьәләләр хакында сөйләшү» дәресе уздырып күрсәтәчәкләр, Уфаның психологик-педагогик сыйныф укучылары алдында үз төбәкләрендәге күренекле педагоглар һәм остазлар хакында лекция белән чыгыш ясаячаклар.
        Жюри һәр номинация буенча җиңүчеләрне һәм лауреатларны ачыклаячак.
        Конкурста катнашырга теләүчеләр заявкаларын 15 сентябрьгә кадәр ped.dynasty@bspu.ru электрон почтасына җибәреп калу хәстәрен күрергә тиешләр.

 Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ