Логотип Магариф уку
Цитата:

Пермь университетында билгесез кеше ут ачкан

Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында билгесез кеше атыш оештырган. Аны тоткарлаганнар. Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлак булучылар һәм яралылар бар.«Бүген иртән полиция дежур частенә П...

Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында билгесез кеше атыш оештырган. Аны тоткарлаганнар. Башлангыч мәгълүматларга караганда, һәлак булучылар һәм яралылар бар.
«Бүген иртән полиция дежур частенә Пермь дәүләт милли тикшеренү университеты территориясендә ату тавышлары ишетелүе турында хәбәр килде. Башлангыч мәгълүматлар буенча, һәлак булучылар һәм яраланучылар бар», – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге.
Эчке эшләр министрлыгында вакыйга урынына полицейскийлар һәм башка хокук саклау структуралары хезмәткәрләренең шунда ук барып җитүләрен дә әйттеләр, дип хәбәр итә «ТАСС».
«Үткәрелгән операция нәтиҗәсендә һөҗүм итүче полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган», – дип өстәделәр ведомствода.

Диләрә БАТРШИНА
Фото: podslushanoperm / VK

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ