Репетиторның файдасы тиярме?
Һәрбер ата-ана баласының ныклы белем алуын, имтиханнарын уңышлы тапшырып, абруйлы вузга укырга керүен тели. Кычкырып әйтмәсәләр дә, бу теләк табигый. Әмма вакытлар узган саен, җәмгыять тә...
Һәрбер ата-ана баласының ныклы белем алуын, имтиханнарын уңышлы тапшырып, абруйлы вузга укырга керүен тели. Кычкырып әйтмәсәләр дә, бу теләк табигый. Әмма вакытлар узган саен, җәмгыять тә үзгәрә, һәм моның өчен ун еллар элек актуаль булган уңыш формуласы хәзер ярга чыгарып атылган балык сыман яраксыз. Дөнья тотрыксыз, ул тиз үзгәрә, иртәгә нәрсә буласын беркем дә фаразлый алмый.
Бер генә нәрсә үзгәрешсез кала, ул – белем, төгәлрәге, аның әһәмияте. Белем – хәзерге җәмгыятьтә адәм баласын түбәннән югары статуска күтәрергә сәләтле социаль лифт ул. Әмма югары белемнең хезмәттәге уңышларга беркайчан да терәк булганы юк, чөнки алган гыйлемне тормышта файдалану өчен тиешле күнекмәләр дә туплый белергә кирәк әле. Ә ул күнекмәләрне хәтереңә яшьтән үк сала башлау мөһим.
Теләсә кайсы белемгә нигез балачакта салына. Башта без балалар бакчасына, аннары мәктәпкә йөри башлыйбыз. Бакчага барлык балалар бармаса да, мәктәп – һәр бала өчен. Россиядә башлангыч гомуми белем һәркемгә мәҗбүри санала. Аларны укыту өчен биналар җитмәгәнлектән, шәһәрләрдәге мәктәпләргә йөкнең авыр башы төшүен аңлавы кыен түгел. Уку йортларында оештырылган икенче смена белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмаса да, хәзер кайберләрендә өченче смена кертелүе шаккатырачак.
Мәктәпләрдә балаларның саны проектта каралган чиккә кадәр җитүен, кайвакыт аннан артып китүен исәпкә алсак, сыйныф каршысына кереп баскан укытучының балага карата игътибары кимү – табигый чынбарлык, минемчә. 2013 елда бер укытучыга уртача 15,7, 2019 елда 18,4 бала туры килгән. Ул агымның елдан-ел артуын күздә тотсак, әлеге санның 2022 елда күпмегә җитүен якынча күзаллап була, билгеле.
Шундый хәл килеп туганнан соң, ата-аналар, аның сәбәпләре турында уйлап тормыйча, репетиторларга мөрәҗәгать итәргә керешә. Баланың өлгереше яхшы булсын – акчасыннан тормабыз, диләр инде алар.
Әлбәттә, репетитор чакырганчы, ата-ана баласының ни өчен педагог белән өстәмә шөгыльләнергә тиешлеген аңларга тиеш. Әйе, сер түгел, бу адым кемгәдер билгеләрен төзәтү өчен кирәк булса, икенчеләр репетитор ярдәмендә укудагы кимчелекләрен бетерергә тели, кайберәүләр хәтта программадан алда баруны да максат итәргә мөмкин.
Ата-ананың, ярдәм сорап, педагогка мөрәҗәгать итүе, билгеле, мактауга лаек. Димәк, балаларының язмышына битараф түгелләр. Әмма максат дөрес куелмаса, әти-әнинең әлеге карары күңелсез нәтиҗәләргә дә китерергә мөмкин бит.
Әйдәгез, кайчагында азаккача уйлап бетерелмәгән бу адымның нәрсәгә китерүен тикшереп узыйк әле. Чынбарлыкка таянып фикерләгәндә, репетиторга укучының өлгерешеннән чыгып кына бәя бирергә мөмкин. Әгәр бала теманы аңласа, аңа яхшы билге куела, бу исә репетитор үзенә бирелгән акчаны хезмәте белән түләде дигәнне аңлата. Әмма бу билгеләр артында эзләнү һәм яңа мәгълүмат белән үзбаш эшләү күнекмәләренең түбәнәя баруы яшеренгән булуы да мөмкин бит әле. Бала теге яки бу теманы репетитор аңлатуына күнегә бара һәм мөстәкыйль рәвештә тырышудан, эзләнүдән туктый. Бу –
әлеге укучы киләчәктә педагог-
ның шәхси дәресләреннән башка уку йорты биргән яңа белемнәрне мөстәкыйль үзләштерә алмаячак дигәнне аңлата. Ачыктан-ачык әйтик: мондый очракта репетиторларның өй эшләрен бергәләп башкаруыннан өлгереш яхшырыр, әмма белем өстәлмәс.
Репетиторга мөрәҗәгать итү уе булган ата-аналарга репетиторларга мөрәҗәгать итүнең дөрес рецептын тәкъдим итәсе килә.
Репетитор кешенең фикерен укый алмый, ул ата-аналар куйган бурычны гына үти. Юкка гына инициатива өчен җәза бирелә, димиләр бит. Ата яки ана кушмаганны эшләү һәм моның өчен акча алу педагог тарафыннан әхлакка ярашлы гамәл түгел.
Белем ул озак вакытлы инвести-
ция кебек, хәзер салынганның нәтиҗәләрен ике елдан гына алырга мөмкин.
Репетитор белән аралашканда, аның балага биргән бәя-билгесенә бик сак карарга кирәк. Чынбарлык күрсәткәнчә, педагог баланы ирешкән нәтиҗәләре өчен мактый. Әмма аннан алган белем сыйныфта уңышсызлык-
ка дучар булса, репетиторның бу юнәлештәге «кечкенә адымы» сизелмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә өлгерешнең кинәт үзгәрмәвенә гаҗәп-
ләнмәскә кирәк.
Вакыттан дөрес файдаланганда, яңа уку елын уңышлы башлап җибәрергә була. Моның өчен бала ни эшләргә тиешме? Ата-аналарга киңәш рәвешендә түбәндәгеләрне искәртәбез:
– төп фәннәрдән үткән материалларны кабатларга;
– белеме сай урыннарны ачыкларга;
– аларны ныклап карап чыгарга;
– балагыздан темаларны кабатлавын сорагыз;
– катлаулырак эшләр биреп карагыз;
– динамиканы тояр өчен материалларны сораулар биреп ныгытыгыз.
Зиһен киеренкелеге сизмәсен өчен, сабыеның күбрәк ял итүен яклаучы ата-аналар да бар. Киләчәктә барысына да җитешер әле, дигән позиция-
дә тора алар. Мондыйлар дәресләрнең аз керүен, шимбә көннең ял көне итеп билгеләнүен, өй эшләренең бөтенләй бетерелүен яклый. Өйдә дәрес әзерләү дөрес түгел дип раслый алар.
Җәйге каникул сизелмичә дә узып китте. 3 ай – 92 көн, яки 2208 сәгать.
Мондый озын ялларда белем алу күнекмәләре туктап калырга тиеш түгел. Бу вакытта бик күп нәрсәләргә ирешергә мөмкин иде. Берәүләр яңа тел, икенчеләр кайсыдыр өлкәдә яңа белемнәр үзләштерде, кемдер тыныч кына ял итте. Һәр очрак үз нәтиҗәсен бирә.
Бала үсә барган саен, аның яңа материалларны күбрәк үзләштерүе мөһим. Аларга укудан ял итеп торырга вакыт бирү – белем алу вакытын кыскарту дигән сүз. Бу – теләгән уку йортына укырга керү һәм алга таба теләгән эшенә урнашу өчен барган көрәштә башка балаларга ярдәм итү белән бер.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: репетиторлар балаларга укуларындагы кимчелекләрне бетерү яки максатны ныгыту өчен кирәк. Нәтиҗәләр сезнең ачык итеп куелган таләпләрегезгә бәйле булачак. Әмма нәтиҗә дигәндә, сез иң элек нәрсәгә ирешергә теләвегезне тәгаен ачыкларга тиешсез. Репетитор балагызны карап тору өчен беркетелгән нәнкә түгел, алдына анык максат беркетелгән педагог, һәм ул шуңа омтылырга тиеш.
Менә шулай. Ничә генә яшьтә булсалар да, репетиторларның максатларына ирешү өчен бөтен көчләрен биреп эшләячәкләренә шигем юк. Ләкин соңгы нәтиҗә барыбер ата-ананың максатны куя белүенә һәм баланың тырышлыгына бәйле.

- Баладагы проблеманың ( теманы аңлап җиткермәвен) ни сәбәпле барлыкка килүен ачыкларга кирәк. Мөгаен, ул сез уйлаганнан үзгәрәк сәбәпкә бәйледер. Балада дәрескә игътибар җитмәве күнекмәләр булмаудан гына түгел, кайчак әйләнә-тирәдәге факторлардан барлыкка килә. Мәсәлән, ул күрше партада утыручыларның мәзәк сөйләп яки икенчеләренең укытучы белән мөнәсәбәтләр ачыклавын тыңлап утырудан башланырга мөмкин.
- Репетитордан нәрсә тели-
сез – бу хакта сорауларны алдан ук төзегез.
Репетитор кешенең фикерен укый алмый, ул ата-аналар куйган бурычны гына үти. Юкка гына инициатива өчен җәза бирелә, димиләр бит. Ата яки ана кушмаганны эшләү һәм моның өчен акча алу педагог тарафыннан әхлакка ярашлы гамәл түгел.
- Эшнең нәтиҗәләрен өлгерештән кала тагын ничек тикшерергә мөмкин? Хезмәттәге мөһим күрсәткечләрне билгеләгез. Билге ул – берьяклы күрсәткеч кенә. Репетиторга белем алу күнекмәләрен үзләштерү өчен йөрергә кирәк. Әгәр укучы теманы белеп тә, аны сөйли алмаса, сәбәпне ачыклау зарур. Әйтик, без 2+ 2 нең җавабын шундук әйтә алабыз, ә менә 2+2+2 некен тиз генә әйтергә авырыксынабыз, кагыйдә бер үк сыман, әмма шартлар төрле һәм башкатыргыч.
- Нәтиҗәләрне тиз генә көтмәскә кирәк.
Белем ул озак вакытлы инвести-
ция кебек, хәзер салынганның нәтиҗәләрен ике елдан гына алырга мөмкин.
Репетитор белән аралашканда, аның балага биргән бәя-билгесенә бик сак карарга кирәк. Чынбарлык күрсәткәнчә, педагог баланы ирешкән нәтиҗәләре өчен мактый. Әмма аннан алган белем сыйныфта уңышсызлык-
ка дучар булса, репетиторның бу юнәлештәге «кечкенә адымы» сизелмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә өлгерешнең кинәт үзгәрмәвенә гаҗәп-
ләнмәскә кирәк.
Вакыттан дөрес файдаланганда, яңа уку елын уңышлы башлап җибәрергә була. Моның өчен бала ни эшләргә тиешме? Ата-аналарга киңәш рәвешендә түбәндәгеләрне искәртәбез:
– төп фәннәрдән үткән материалларны кабатларга;
– белеме сай урыннарны ачыкларга;
– аларны ныклап карап чыгарга;
– балагыздан темаларны кабатлавын сорагыз;
– катлаулырак эшләр биреп карагыз;
– динамиканы тояр өчен материалларны сораулар биреп ныгытыгыз.
Зиһен киеренкелеге сизмәсен өчен, сабыеның күбрәк ял итүен яклаучы ата-аналар да бар. Киләчәктә барысына да җитешер әле, дигән позиция-
дә тора алар. Мондыйлар дәресләрнең аз керүен, шимбә көннең ял көне итеп билгеләнүен, өй эшләренең бөтенләй бетерелүен яклый. Өйдә дәрес әзерләү дөрес түгел дип раслый алар.
Җәйге каникул сизелмичә дә узып китте. 3 ай – 92 көн, яки 2208 сәгать.
Мондый озын ялларда белем алу күнекмәләре туктап калырга тиеш түгел. Бу вакытта бик күп нәрсәләргә ирешергә мөмкин иде. Берәүләр яңа тел, икенчеләр кайсыдыр өлкәдә яңа белемнәр үзләштерде, кемдер тыныч кына ял итте. Һәр очрак үз нәтиҗәсен бирә.
Бала үсә барган саен, аның яңа материалларны күбрәк үзләштерүе мөһим. Аларга укудан ял итеп торырга вакыт бирү – белем алу вакытын кыскарту дигән сүз. Бу – теләгән уку йортына укырга керү һәм алга таба теләгән эшенә урнашу өчен барган көрәштә башка балаларга ярдәм итү белән бер.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә: репетиторлар балаларга укуларындагы кимчелекләрне бетерү яки максатны ныгыту өчен кирәк. Нәтиҗәләр сезнең ачык итеп куелган таләпләрегезгә бәйле булачак. Әмма нәтиҗә дигәндә, сез иң элек нәрсәгә ирешергә теләвегезне тәгаен ачыкларга тиешсез. Репетитор балагызны карап тору өчен беркетелгән нәнкә түгел, алдына анык максат беркетелгән педагог, һәм ул шуңа омтылырга тиеш.
Менә шулай. Ничә генә яшьтә булсалар да, репетиторларның максатларына ирешү өчен бөтен көчләрен биреп эшләячәкләренә шигем юк. Ләкин соңгы нәтиҗә барыбер ата-ананың максатны куя белүенә һәм баланың тырышлыгына бәйле.
Ирек НИГЪМӘТИ
Комментарийлар