Логотип Магариф уку
Цитата:

Ришат Төхвәтуллин баласы тууын мунчада чакта белгән

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның беренче сабыйлары дөньяга килгән.

Кичә – 10 апрельдә Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарның беренче сабыйлары – уллары дөньяга килгән. Бу хакта бүген иртән Ришат үзенең социаль челтәрләрдәге официал битендә хәбәр итте.

“Мин Башкортстанда туган авылымда идем. Бәйрәм көнне туганнар белән төп йортка җыелыштык. Мин югында Алиягә ярдәм итүче гаилә дустыбыз Илшат абый миңа шушы матур хәбәрне җиткерде. Мин мунчада идем. Шул вакытта Алия дә язды, фотолар җибәрде. Мин тиз генә чыктым да әнине сөендердем. Аннан Казанга юл тоттым. Чәчәкләр алып бала тудыру йортына чаптым,” – дип сөйләгән ул “Бизнес-онлайн” хәбәрчесенә.

Сүз уңаеннан шуны да әйтеп үтәсе килә: Алия белән Ришат чираттагы матур дуэтлары – «Сабый балам» җырын тамашачыларга тәкъдим итәргә әзерләнә.

Без дә Алия белән Ришатны чын күңелдән котлыйбыз. Аларның гаиләсе турындагы язмабыз “Гаилә һәм мәктәп” журналының май санында басылып чыккан иде. Аны әлеге сылтама аша күчеп укый аласыз. 

Фото Р.Төхвәтуллинның ВКонтакте битеннән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ