Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиялеләргә 1 гыйнвардан хезмәт хакы арту турында аңлаттылар

2023 елның 1 гыйнварыннан кереме хезмәт өчен минималь түләм күләменә бәйле булган эшчеләр хезмәт хакы артуны көтә ала, чөнки минималь түләү яңа елдан артачак. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Плеханов исе...

2023 елның 1 гыйнварыннан кереме хезмәт өчен минималь түләм күләменә бәйле булган эшчеләр хезмәт хакы артуны көтә ала, чөнки минималь түләү яңа елдан артачак. Бу хакта «Прайм» агентлыгына Плеханов исемендәге Россия Икътисад университетында «Кеше ресурслары белән идарә итү» кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец сөйләде.
Белгеч сүзләренчә, хезмәт хакы түләүнең минималь күләме дәрәҗәсендә хезмәт хакы алучы хезмәткәрләрнең, шулай ук минималь хезмәт хакына бәйле рәвештә дәүләт өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакын индексацияләү көтелә. Бу хакта РИА-Новости хәбәр итә.
Иванова-Швец өстәп әйткәнчә, коммерция секторында эш бирүче индексация турында карарны үзе кабул итә. Шулай итеп, хезмәт хакы ел саен (нефть-газ һәм банк өлкәләре, металлургия) яки компанияләрнең финанс нәтиҗәләре нигезендә, әмма, кагыйдә буларак, еллык хисап бастырылганнан соң күтәрелергә мөмкин.
tatar-inform

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ