Логотип Магариф уку
Цитата:

Сабада – «Дару үләннәрен җыю » акциясе

        Хәзер берәр җирең авыртып, дару эзләп, даруханәгә керә калсаң, аларның бәяләрен күргәч, күзең маңгайга менгәйдәй була. Котчыкмалы бәяләр бит! Югыйсә шифасы тиярдәй дару үлә...

        Хәзер берәр җирең авыртып, дару эзләп, даруханәгә керә калсаң, аларның бәяләрен күргәч, күзең маңгайга менгәйдәй була. Котчыкмалы бәяләр бит! Югыйсә шифасы тиярдәй дару үләннәре аяк астыбызда гына бит. Вакыт табып, иренмичә җыеп ал да киптерергә куй. Чирли-нитә калсаң, ел әйләнәсе үз кулларың белән җыйнап куйган дару үләннәренең тиешлесен шифасы тиярдәй итеп куллан гына. Җәй, бигрәк тә аның август ае – дару үләннәре җыеп куюның иң кулай вакыты. Шуны белепме, Саба районында «Дару үләннәрен җыю » акциясе игълан ителде. Байлар Сабасындагы гимназия укучылары да бу чарадан читтә калмады, әлбәттә, 1 – 11 нче сыйныф укучылары карлыган яфрагы, сары һәм зәңгәр мәтрүшкә җыйдылар.
        Табигатьтә дәва бар, диләр. Үлән җыюның популярлыгы кире кайта: олысы-кечесе сәламәтлекнең табигый чыганакларын эзли, ә үләннәр – табигатьнең иң кыйммәтле ресурсларыннан берсе. Моның шулай икәнлеген Саба районы укучылары да яхшы белә. Алар менә шулай ел да җәйге каникуллар җиткән саен, урман-кырлардан, болыннардан дару үләннәре җыеп, аларны мәктәпкә тапшыра.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ