Логотип Магариф уку
Цитата:

Сагындыра, бик тә сагындыра студент еллары...

Казан федераль университетының Алабуга институтында күп еллардан бирле килә торган матур бер традиция бар. Ел саен җәйнең бер көнендә төрле елларда шушы вузны тәмамлаганнар өчен бердәм очрашу көне оеш...

Казан федераль университетының Алабуга институтында күп еллардан бирле килә торган матур бер традиция бар. Ел саен җәйнең бер көнендә төрле елларда шушы вузны тәмамлаганнар өчен бердәм очрашу көне оештырыла биредә. Быел ул 1 июльгә туры килде. Шушы югары уку йортын тәмамлаганнар арасында курсташларыңны гына түгел, үзеңнән алда һәм түбәнрәк курсларда укыганнар белән дә күрешәсең, аралашасың, хатирәләрне барлыйсың, кыскасы, яшьлек иленә кайтып киләсең.
Алабуга дәүләт педагогия институтында укыганда бер зур гаилә кебек яшәдек без. Бу хәзер дә шулайдыр. Республикабызның иң затлы архитектура үрнәге булган төп бина каршындагы ике тулай торактагы бөтен кешене белеп бетерәсең монда: син укый торган факультетмы ул, башкасымы, мөһим түгел. Вуздашларыңның исемен генә түгел, каян килеп укуына, туган авылына хәтле белә башлыйсың. Менә шушындый үзенчәлекле гаиләдә уздыра яшьлегенең биш елын Алабуга вузында белем алган студент.

Шушы гаиләдән без, 1988 елгы чыгарылыш студентлары, филология факультетының рус-татар бүлегендә укып, дүрт группа чыгып киттек. Кай арада 35 ел вакыт узып киткән диген! Чыгарылыш студентларының шушы бердәм очрашу көнендә без дә җыелышып алырга сүз куештык. Болай гына, алдан әзерлек белән дә, күңел ачып утыру өчен кафелар белешеп тә түгел. (Бу көн алдыннан гына кафелар белешүдән мәгънә юклыкны да, алдан күпме кеше җыеласын белмәгән килеш заказ ясауның да катлаулы эш икәнен белеп, бер күрешү өчен генә килергә булдык.)
Тантаналы чарадан соң үзебез укыган аудиторияләрдә йөреп чыктык, Алабуганың күңелебезгә якын Карл Маркс (хәзерге Казан) урамыннан җәяүләп атладык.

Инде кайтып китәрбез, таралышырбыз дип торганда, ай-ваебызга карамастан, группадашыбыз, һәрвакыт шат күңелле, ачык йөзле Мәхмүтова Сәкинәбез, барыбызны да җыеп, үз квартирасына алып китте. Алабуга шәһәрендә яшәүче бу дустыбыз сый тулы өстәлләр ясап, күңелле итеп бәйрәм итүне алдан ук планлаштырып куйган икән. Очрашуның иң кызык җире дә шушында булгандыр, мөгаен. Истәлекләрне барлау, яшьлек фотоларын карау, үзебезнең гаилә хәлләрен сөйләшү һәм, әлбәттә, мәктәп проблемалары – сөйләшмәгән бер тема да калмагандыр. Рәхәт тә булды соң!
Бер күрешү – бер гомер шул.  Әйткәнемчә, быел вуз тәмамлавыбызга 35 ел булды. Без, 316 нчы төркемнең берничә студенты, бөтен курс белән очрашу турында хыялланып таралыштык. Җыелышып очрашсак иде, курсташлар, сагындырасыз бит! Исән-сау булып, барыбыз да бергә җыелышып, бер очрашырбыз әле, Аллаһы боерса!
Лидия ПАСЫЕВА-КОНСТАНТИНОВА, Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе укытучысы  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ