Логотип Магариф уку
Цитата:

Сукма, кояш!

Кояшлы җәйләрнең рәхәтлекләре! Кояш туп- туры сезгә карый,  бары тик сезне генә күзли кебекме?  Ә быел безне иртә яздан ук эссе көннәр каршы алды. Тик чамасын белмәсәң,    кояш нурларының да  организм...

Кояшлы җәйләрнең рәхәтлекләре! Кояш туп- туры сезгә карый,  бары тик сезне генә күзли кебекме?  Ә быел безне иртә яздан ук эссе көннәр каршы алды. Тик чамасын белмәсәң,    кояш нурларының да  организмга  зыяны булуны онытырга ярамый. Икенче төрле, «кояш сугу» дибез без аны. Эссе кояш бигрәк тә сабыйларга зыян салырга мөмкин дип искәртә балалар табибы Ильина Лариса Леоновна. Бүген без бу хакта тәфсилләбрәк сөйләшербез.
– Лариса Леоновна, кояш чыннан да «сугамы»?
– Без, әлбәттә, «кояш суга» дибез, ә   медицинада ул башның кояш нурлары тәэсирендә эсселәнүе аркасында үзәк нерв системасына зыян килүне аңлата.   Балаларга күләгәдә дә мондый куркыныч янарга мөмкин, анысын чамадан тыш эсселәнү дип тә атыйлар. Нәтиҗәдә организмның матдәләр алмашу процессы үзгәрә, кислород җитми башлый. Бу халәт турыдан-туры нерв системасына зыян сала, димәк, баш мие белән бергә башка органнарга да зыян килергә мөмкин дигән сүз.
Эсселек һәм югары һава температурасы гына түгел, артык дымлы, җилсез һава торышы да, баланы  калын итеп   киендерү,  аның  җитәрлек дәрәҗәдә су эчмәве, шулай ук баланың нинди дә булса нерв авырулары белән чирләве дә «кояш сугу» кебек җитди халәткә китерергә мөмкин.
 – «Кояш сугу» билгеләре нидән гыйбарәт?
–  «Кояш сугу» билгеләре, кояш астында торганнан соң,  6–8 сәгать узгач кына беленә башлый. Бала сүлпәнләнә, битләре кызарырга мөмкин. Боларга өстәп, күңел болгану, косу, баш әйләнү,   йөрәк    кагу, күз алды караңгылану, тән температурасының күтәрелүе кебек билгеләр барлыкка килә. Соңрак хәтта галлюцинацияләр, саташу, йөрәк ритмы бозылу кебек җитдирәк хәлләргә китерү бар. Вакытында чарасын күрмәгән очракта, бала аңын югалтырга, тән төсе агарырга яки зәңгәрләнергә, салкын тир бәреп чыгарга мөмкин. Бу инде  – бала гомеренә куркыныч янау турында кисәтүче билгеләр. Кичекмәстән  ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк булачак.  Нәни балаларның кояштан зыян күрү куркынычы өлкәнрәк балалар белән чагыштырганда күпкә зур.
Табиблар килеп җиткәнче нәрсә эшләргә  киңәш итәсез?
– Иң элек, баланы салкынча яки күләгәле урынга күчерегез һәм яны белән яткырыгыз. Киемнәрен чишегез яки тулаем чишендерегез. Бала аңында булса, аңа аз-азлап суынган кайнаган су яки чәй эчертү кирәк.
Тән температурасы югары булганда, баланың башын дымлы сөлге, тастымал белән урарга, тәнен юеш губка белән сөртергә мөмкин. Аеруча тамырлар тирегә якын булган урыннарга игътибар бирегез: муен, култык асты, кул, аяк бөкләнә торган урыннарны яхшылап салкынча су белән сөртегез яки баланы тулаем дымлы җәймәгә төрегез. Ләкин салкын су кулланырга ярамый! Суның температурасы бүлмәнекеннән аз гына югары булса яхшырак. Салкын су кан тамырларының кысылуына китерергә, шул рәвешле баланың хәлен тагын да авырайтырга мөмкин, шул ук вакытта бала өчен ул өстәмә стресс та. Тән температурасын төшерүче дарулар да кулланырга киңәш итмим, аларны (ибупрофен, парацетамол, ацетилсалициловая кислотасыннан башка) бары тик авыртуны басу өчен кулланырга мөмкин. Ә инде табибка күренгәннән соң, ул баланы өй шартларында дәвалауны кулай күргән икән, аның туклану режимы турында кайгыртыгыз. Иң мөһиме сыеклыкны тиешле микъдарда куллану зарур: су, чәй, компот, морс, кесәл, кичке ашка сөтле ризыклардан кефир эчеп куярга мөмкин. Терелеп, 2–3 көн узгач, бала янәдән гадәти режимда тукланырга һәм һавада уйнарга мөмкин.
–«Кояш сугу»дан ничек сакланырга?
– Шушы кагыйдәләрне истә калдырыгыз:
*Эссе көнне урамга чыкканда, баланың башына ачык төстәге баш киеме һәм табигый тукымалардан тегелгән җиңел кием кидерегез.
* Бер яше тулмаган бала белән эссе көнне  урамда йөрүдән тыелып тору яхшырак.
* Ак тәнле баланың кояш нурларыннан зыян күрү куркынычы күпкә зур икәнлеген истән чыгармагыз.
* Эссе көнне көндезге 10 нан алып 15.00 сәгатькә кадәр вакыт эчендә урамга чыкмаска киңәш итәр идем. Көн хәтта болытлы булган очракта да кояшның ультрафиолет нурлары ачык тәнгә зыян салырга мөмкин.
* Урамга чыгарга 20–30 минут кала кояштан саклый торган махсус крем сөртегез.
* Балагызны кечкенәдән җиңелчә баш киеме кияргә, кояштан саклаучы күзлектән файдаланырга өйрәтегез. Баланың күзлеге трайвекс яки поликарбонаттан ясалган махсус фильтрга ия булырга тиеш. Аларның төп максаты – А һәм В диапазонлы ультрафиолет нурларыннан саклау.
* Баланың тәүге тапкыр кояшка  чыгуы 5–6 минуттан, алга таба 8–10 минуттан артмаска тиеш. Бала белән кызынырга уйлыйсыз икән, моны көнгә 2–3 кә бүлеп башкарыгыз. Монда да балага еш су эчертергә, битләрен, тәннәрен дымлы тастымал белән сөртеп торырга онытмагыз.
Нишләргә ярамый?
– Составында спирт булган катнашмалар белән тәнне уарга ярамый, алар тәнне җәрәхәтләргә мөмкин.
Тәнне майлы (вазелин яки башка куе мазьлар, –  көнбагыш, сырганак мае) сыекчалар белән сылау тыела. Алар тән тиресе аша җылы чыгуны тоткарлый һәм тир бүленеп чыгуны киметә.
Составында бензокаин (анестезин) булган спрей һәм мазьлар куллану ярамый. Алар баланың тән тиресен  бозарга һәм аллергия бирергә мөмкин.

Әдилә Борһанова


фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ