Табиблар көндез йокымсырау сирәк авыру билгесе булырга мөмкин диләр
Көндез йоклау авыру билгесеме? Бу уңайдан табиб фикеренә колак салыгыз.
Медицина фәннәре кандидаты, табиб-сомнолог Михаил Полуэктов көндез йокымсырау сирәк авыру билгесе булырга мөмкин дип белдерә, дип яза "Кызыл таң".
Аның сүзләренә караганда, әгәр кешенең көн дәвамында йокысы килеп торса, шул ук вакытта ул тәүлегенә җиде сәгатьтән дә ким йокламый һәм аның нагрузкасы да зур түгел икән, бу чакта аның торышына ике аңлатма бар.
Моның беренче сәбәбе төнге йокы структурасы бозылу булырга мөмкин. Белгеч аңлатуынча, йокының җитәрлек вакыты аның сыйфаты һәм тирәнлеге буенча җитәрлек дигән сүз түгел әле.
Көндез йокы килүнең икенче бер сәбәбе йокыга түгел, ә уяулык торышына бәйле. Әйтик, кайбер авырулар вакытында кешеләр йокымсырауны хәлсезлек, арыганлык, астения белән бутыйлар, ул неврозның кайбер вариантлары, кайбер психик авырулар өчен хас.
Табиб аңлатуынча, әгәр мондый билгеләр белән кеше көндез йокларга ятса, ул йоклап китә алмый, чөнки аның чын йокысы юк, төн эчендә ул җитәрлек йоклаган була. Моннан тыш, йокымсырау чорлары депрессия вакытында барлыкка килә.
"Көзге-кышкы чорда, яктылык аеруча аз булганда, кеше үзен хәлсез тоя", — ди ул.
Аның сүзләренә караганда, гиперсомния торышы, яки йокы килү билгесе, кайбер сирәк авырулар булган кешеләргә дә хас.
Фото Джулиана Хохгесанга на Unsplash
Комментарийлар