Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәнебезгә файдасы бармы

Уразаның нинди файдасы бар?

“Ураза – гыйбадәт, ул Аллаһ Тәгалә өчен башкарыла. Әмма Аллаһ Тәгаләнең өстебезгә йөкләгән һәр гыйбадәтендә тәнебезгә дә, рухи халәтебезгә дә файда бар.

Ураза ризык кабул итүдән генә тыелу түгел, безнең уй-фикерләребез дә уразада. Рамазан аенда кеше төрле начар фикерләрдән, гайбәт сөйләүдән тагын да күбрәк тыелып тора.

Шулай ук тәнебез дә пакьләнә: ашказаныбыз ел дәвамында җыелган зыянлы, токсинлы матдәләрдән арына.

Ураза – ул Аллаһ Тәгалә биргән нигъмәтләр өчен шөкер итү. Шөкер итү акыл ягыннан да, шәригать буенча да фарыз.

Ураза фәкыйрьләргә мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Байларга ел буе ач торган фәкыйрьләрнең хәленә төшенергә ярдәм итә.

Ураза шәһвәтне (җенси теләкләрне) тыя, чөнки күзгә матур булып күренгән нәрсәләр җенси теләкләрне уята. Ач торганда исә тыелып калып була”, дип яза "Кызыл таң".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ