Тарихчылар татарча китап яза беләме?
Чыганак: tatar-inform.tatarМәкаләбезгә шундый баш куюыбыз кемгәдер гаҗәп тә тоелыр. Әмма мондый сорауны кабыргасы куярга мәҗбүрбез. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында бүген бер төркем тарихчы-архе...
Мәкаләбезгә шундый баш куюыбыз кемгәдер гаҗәп тә тоелыр. Әмма мондый сорауны кабыргасы куярга мәҗбүрбез. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында бүген бер төркем тарихчы-археологлар катнашында узган матбугат конференциясендә алар тәкъдим иткән китапларга күз ташлау белән шушы сорауны бирми булдыра алмыйсың...
Альберт Әхмәтҗан улы Борһановны татарның күренекле һәм шактый нәтиҗәле эшләүче тарихчы-археологы буларак беләм. Фәнни эшчәнлеген Төрекмәнстанда башлап, гомеренең шактый елын шушы төбәктә археологик эзләнү-тикшеренүләр алып баруга багышлаган милләттәш галимебез дә әле ул. Инде Татарстаныбызда фән-педагогик эшчәнлеге алып бара башлавына да тиздән чирек гасыр була. Татарча фикерли, хәзер сөйләме дә күп кенә Казан татарын да көнләштерерлек. Хезмәтләре Урта Азия, Идел буе төбәкләренең урта гасырлар тарихына һәм археологик истәлекләрен барлауга багышланган. Фәнни хезмәтләре генә 500 дән артык. Берара ул Татар гуманитар институты проректоры булып торды. Бүгенге көндә Альберт Әхмәтҗан улы Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының татар-болгар цивилизациясе тарихы бүлеген җитәкли. Ул – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Һади Атласи исемендәге бүләк иясе, «История и современность» журналының редколлегия әгъзасы. Күптән түгел Альберт әфәнде Борһанов Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы Татарстанның туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте советы рәисе итеп тә сайланды. Эшләгән кешегә эшне өя беләләр инде анысы.
Археоллогик казу-тикшеренү эшләренә вакытын да, көч-энергиясен дә кызганмый ул. Соңгы елларда А.Борһанов үзенең фикердәш археологлары, шәкертләре белән бергә республикабызның көньяк-көнчыгышындагы археологик истәлекләрне өйрәнү, барлау белән мәшгуль. Бигрәк тә Азнакай, Әлмәт, Баулы, Чистай районнарын үз итә алар. Әле барлап кына калмыйлар, фәнни эзләнү-табышлары хакында китап язып, нәшер итәргә дә өлгерәләр. Бүгенге матбугат конференциясе дә Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов җитәкчелегендә тарихчы-археологларның тырышлыгы белән әле шушы көннәрдә генә дөнья күргән өч яңа китап – «Древности Восточного Закамья», «Культура исторических поселений Азнакаевского района», «Человек и природа в Восточном Татарстане. Исчезнувшие и исторические села: изучение, сохранение и возрождение» китаплары белән журналисларны таныштыру максатыннан оештырылды да. Һәм ул, очрашуга чакырылган ике тарихчының чыгышыннан кала, тулаем татар телендә барды. Монысы әйбәт. тик менә археолог-тарихчыларыбызның язган китаплары гына ... рус телендә! Әллә археология мәсьәләләрен яктыртырга татар теленең сүз байлыгы җитмиме икән? Әллә тарихчы галимнәребезнең фәнни эзләнүләрен татар телендә яза белүләре шул дәрәҗәдә генәме? Әллә татарлар археологик истәлекләребез белән кызыксынмый, шуңа да бу хакта татарча китапларга ихтыяҗ юк дип уйлыйлармы? Сәбәп нидә? Тик ничек кенә булмасын: татар халкы барыннан да элек үз тарихын газиз туган телендәге язмалардан укып белергә тиештер сыман. Аннан тарихчы галимнәребезнең язган китапларының тиражы – 100, күп дигәндә 300 данә. Фәннилеге ягыннан никадәр генә алтын бәһасенә торырдай хезмәтләр булмасын, мондый печтеки генә тираж белән чыккан китап белән танышу мөмкинлеге кайсы бәхетлесенә генә тәтер икән!? Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясе, министрлык җитәкчелегенә уйланырга җирлек бар, минемчә.
Комментарийлар