Логотип Магариф уку
Цитата:

"Тәртип" радиосы "Әниләр марафоны"нда катнашырга чакыра

1 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә "...

1 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә "Тәртип" радиосы "Әниләр марафоны"н башлап җибәрә!
Бәйгенең максаты –татар әниләре өчен аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданын булдыру, буыннан-буынга күчеп килгән гаилә кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрне саклау.
Марафон һәр елдагыча 21 көн дәвам итәчәк. Бездән – 21 тема, сездән – 21 пост. Бер көнен дә калдырмыйча катнашкан әниләр арасыннан 9 җиңүче билгеләнәчәк! Аларның сигезенә – 10 000 сум, Гран-при иясенә  20 000 сум тапшырылачак!
Катнашу өчен радионың ВКонтактедагы  төркеменә кушылырга һәм конкурсны анонслаучы постта язылган барлык шартларны үтәргә кирәк!
 

Фәния Лотфуллина


Фотода Алия Сабитова рәсеме

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ