Логотип Магариф уку
Цитата:

«Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсына гаризалар кабул итү башланды

2022 елга «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсына гаризалар кабул итү башланды. Фотоконкурс ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 августында расланган 730 номерлы карары нигезендә “Тата...

2022 елга «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсына гаризалар кабул итү башланды. Фотоконкурс ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 августында расланган 730 номерлы карары нигезендә “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020–2024 еллар)” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.
Конкурска хезмәтләр 2022 елның 31 октябренә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

  • «Идел Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүенә 1100 еллыгын бәйрәм итү»;

  • «Традиция һәм йолалар»;

  • «Халык-гамәли сәнгате».


Анкета-гариза, шулай ук конкурска хезмәтләр fotokonkursmkrt@mail.ru. электрон почтасына кабул ителә. Шулай ук электрон чыганакта 420015, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33 йорт (421 каб.) адресы буенча да җибәрергә мөмкин. Эшләргә  «Татар халкының этнографик мозаикасы» дигән тамга кую сорала.
Һәр номинация буенча конкурста җиңүчеләргә түбәндәге бүләкләр тапшырылачак:

  • I дәрәҗә диплом 65 мең сум күләмендә акчалата премия белән;

  • II дәрәҗә диплом 45 мең сум күләмендә акчалата премия белән;

  • III дәрәҗә диплом 25 мең сум күләмендә акчалата премия белән.


Конкурста катнашу шартлары Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында Фестиваль, конкурслар, грантлар, премияләр/Конкурслар/Фотоконкурс бүлегендә урнаштырылган. Нигезләмәсен әлеге сылтама буенча табарга мөмкин.  

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ