Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар китабы йорты Чыңгыз Айтматовның 95 еллыгына Татарстанда төшерелгән фильмны карарга чакыра

Казанда Татар китабы йортында язучы Чыңгыз Айтматовның 95 еллыгына багышланган кичә узачак.

12 декабрьдә Казанда Татар китабы йортында язучы Чыңгыз Айтматовның 95 еллыгына багышланган кичә узачак.

Чыңгыз Айтматов үзенең әсәрләрен кыргыз һәм рус телләрендә яза. Берничә тапкыр Нобель премиясенә тәкъдим ителә. Аның әсәрләре еш кына экранизацияләнә, ә «Ак пароход» повесте буенча фильм Берлин һәм Венециядә халыкара кинофестивальләрдә күрсәтелә.

Очрашуда 2018 елда кыргыз режиссеры Бакыт Карагулов төшергән «Айтматов дөньясы» документаль фильмы күрсәтеләчәк. Фильм Казанда һәм Кукмара районында, язучының әнисенең бабасы туган авылында төшерелгән.

Кичә 17 сәгатьтә Казан, Островский урамы, 15, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры адресы буенча узачак. Керү ирекле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

ДРУГИЕ ПУБЛИКАЦИИ

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ