Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар теле – шагыйрьләр теле

Татар теле – һәркайсыбыз өчен таныш тема, дистә еллар дәвамында җыелып килгән, ә соңгы елларда бигрәк тә катлауланган проблема.

Телләр – кешелек дөньясының иң зур байлыгы, илаһи хәзинәсе, Халык туган теле булганда гына алдынгы, мәдәниятле милләт булып яши ала. Теле югалса, халык үзе дә бетүгә дучар була.

Соңгы еллардагы телебез язмышына булган кизәнүләр болай да нечкә, сизгер күңелле шагыйрьләребезне аеруча сискәндереп җибәрде, Бу аларның туган телгә багышланган шигырьләрендә дә ачык чагыла. Һәркайсыбызны искәртә, кыюлыкка дәшә, битараф булмаска чакыра алар. Түбәндә туплап биреләчәк шигырьләрне укып танышкач, сез моның шулай икәнлегенә үзегез үк инанырсыз.

Таһир САБИРҖАНОВ

Телемә мәдхия

Татар телем – тарихлы тел,

Халкым кебек борынгы.

Тел булмаса, ул тарихны

Аңлап, укып булырмы?

Татар телем – сәнгатьле тел,

Матурлыкка юл ача.

Гүзәллекне күреп була

Бары туган тел аша.

Татар телем – әкияти тел,

Тылсымнан канат куя.

Җырлы-моңлы татар үзен

Чын кеше итеп тоя!

Татар телем – каһарман тел,

Ул һаман да көрәшә.

Үзен яратканнарга гел

Бәхет, шатлык өләшә.

Язмышның сагышлы җиле,

Бүтән безгә кагылма.

Туган илдән һәм телемнән,

Хак диненән аерма!

           Надия ВӘЛИЕВА

                         ***

Туган телем

Рухыбызда туган тел син,

Җаныбызда туган тел.

Ясалма, килмешәк түгел,

Каныбызда туган тел.

Рухыбызда туган тел син,

Әткәм-әнкәмнең теле.

Борынгы бабабыз теле,

Болгар бабабыз теле.

Бишек җыры көйләгән тел,

Моңлы,ягымлы тел син.

Гашыйкларны таныштырган

Һәм кавыштырган тел син.

Зәңгәр күктән, кояш кебек,

Якты нур сипкән тел син.

Халкыбызны иманлы иткән,

Шәфкатьле иткән тел син.

Рухыбызда туган тел син,

Җаныбызда туган тел.

Ясалма, килмешәк түгел,

Каныбызда туган тел!

              Гөлшат ЗӘЙНАШЕВА

                       ***

Иң матур тел!

Без, үскәндә, “чеп-чи” татар идекҺ

Югалмадык тагын үзебез.

Урысчасын ипи-тозлык кына

“Пупалаган” буын идек без.

Урыс телен авыр үзләштердек,

Карурмандай иде ул элек.

Аңламаган сүзнең татарчасы

Гел тактада торды эленеп.

Хыяллар да туган телдә иде,

Татарчадан читкә чыкмады.

Тик шәһәрдә шул урысча белмәү –

Җәлләмәде безне, тукмады.

Трамвайга керсәң, сәер караш...

Истз әле күңел тулганы.

Башка милләт көлми, безнең татар,

Читкә китеп, “кеше” булганы.

Сынау биргән чакта, билет алгач,

Тәрҗемәсен уйлап тилмердек.

Белгәнеңне әйтә алмый тору

Күпкә авырлыгын без белдек.

Яраклаштык үзе. Ияләштек.

Укып чыктык, үсте балалар.

Татар мәктәбенә бирмәс өчен,

Бик тырышты ата-аналар.

“Урысча бел!Кая төртелсәң дә,

Шул тел кирәк, ансыз бик кыен.

Татарчасын син беләсең инде,

Әрәм була. Балам, укуың!”

Менә җитте вакыт! Безнең буын

Оныкларын инде үстерә.

Һәр сорауга җавап эзләгәндә,

Тормышыннан мисал китерә.

Үз телебез кирәк! Бездән башка

Ялгышларны кемнәр төзәтер?

Телен белми үскән оныкларны

Кем генә соң кабат өйрәтер?

Татар теле бит ул! Әнкәм теле!

Алыштырмый аны берни дә!

Дөрес яшәдек, дип уйлый идем,

Ризасызлык әле күңелдә.

           Сүрия МИНГАТИНА

                     ***

Туган телем

Кубарылды дәвер, яңа гасыр! –

Тар базлардан чыктык шикелле.

Коллык чиген үтеп барган чакта

Тагын өскә ташкын ишелде.

Туган телне, җаннан суырып алып,

Фәрман белән илдән сөрәләр.

Каһкаһәләп сөенәдер җаһил,

Бармак төртеп бездән көләдер.

“Туган телем, димсез? Берке тыймый! –

Сөйләшегез өйдә төйганчы!”

Җегәр бетеп, димәк, егылганчы,

Телдән калып, аңны җуйганчы.

Без еш кына горур тотып башны,

Меңьеллык, дип, сөрән салабыз.

Иман төсе – Туган телебездән

Тел яшереп коры калабыз.

Аллаһ безгә Ана теле биргән!

Туган тел ул – бөек хәзинә.

Кавемдәшләр теләп ваз кичәләр,

Намус, оят юкмы әз генә?..

Җирне, күкне бар иткәндә Аллаһ

Һәр кавемгә изге тел биргән

Үз телеңнең газиз иясе бул!

Вәхий әйтепбезгә җан өргән.

Туган тел – ул Аллаһыдан иңгән!

Туган тел – ул Иман орлыгы!

Туган тел – ул Әнкәемнең рухы!

Туган тел – ул минем барлыгым!

              Факил САФИН

                      ***

Туган тел

И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак

Телне шундый бозып сөйлисең!

Ил колагын хурлап, халкыңның

Рухын рәнҗетәмен димисең!

Мескенләнмә, бакый гомер килгән

Тел байлыгын итмә кадерсез.

Бер уйлпсаң, илаһи бит, изге –

Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!

Һич мәртәбә түгел туган телдә

Җиң очына карап сөйләшү.

Көчле, горур сөйләш! Кирәк икән

Хаким телләр торсын көнләшеп!

             Равил ФӘЙЗУЛЛИН

                     ***

Әйт, телем!

“Син безгә нигә, әйт әле?”, –

Диючеләргә җавап

Әйт шуларга, туган телем,

Сорамасыннар кабат.

Әйт шуларга, тыйнакланма,

Тыелып беттең инде.

Кеше көен көйли-көйли,

Көелеп беттең инде.

Әйт, телем, шартлатып сөйлә,

Йокелаганнар сискәнсен.

Алай иртә күммәсеннәрЭ

Гайрәтең бар, исән син

Син сәүдәгәр йөрткән тел бит,

Тарих, ярлыклар язган

Теленнән ваз кичүчегә

Надан дигән сүз таман.

Син – догалар кылучы тел,

Аллаһны зурлаган тел.

Син – яуларда җиңү яулап,

Тынычлык сораган тел.

Башларын чайкап утырсын

Телсезләр, томаналар.

Телләрен җуйган халыклар

Берзаман югалалар.

Берзаман югалалар шул,

Ә югалгач, табылмас.

Менә инде ул чакларда

Тешләргә тел дә булмас.

Шул тел белән үз ипиен

Табыпбаеп беткәчтен.

“Нигә миңа бу тел?” – диеп,

Оран салып йөргәчтен.

Ана телен ят иткәннәр

Ят итмәсме анасын?

Мин шикләнәм, бик шикләнәм,

Раббым үзе сакласын.

“Син безгә нигә, әйт әле?” –

Диючеләргә җавап:

Телең булганда телеңне

Кадерлә, кардәш, ярат.

             Булат ИБРАҺИМ

                  ***

Тел сагында кемнәр тора?

Тел сагында кемнәр тора?

Юк, тормый әти-әни.

Байлык булса, тел турында

Борчылмыйлар әллә ни.

Тел сагында кемнәр тора?

Юк тормый әби, бабай.

Алар күпме тырышса да,

Оныклар: “Бабай, давай!..”

Тел сагында бәлки бакча

Яки мәктәп торадыр?

Штурвалны урысчага

Менә шулар боадыр?

Телче галим, язучылар

Сакта торган булалар

Мәктәптән чыгып киткәнче

Телсез еала балалар.

Тел, тел... диеп сйләнербез

Ябылса да читлеккә,

Яки соңгы чиккә җитеп,

Атылса да чүплеккә...

               МӨҖӘҺИТ

                 ***

И туган тел!..

Кан-кардәшем, чал башымны иеп,

Сине сөеп, сиңа эндәшәм.

Татар белән татар үз телендә

Әйтсен: Мин татарча сөйләшәм”.

Уянырлар шулчак күзәнәкләр,

Калкып чыгар татар тамырдан.

Күкләр күкрәп, яшеннәре яшьнәр,

Җир яшәрер җылы яңгырдан.

Әй, адашкан, кыйбла югалтканнар, –

Маңкортлашкан татар туганнар,

 Ана телсез, изге динсез калып,

Чит-ятларның колы булганнар...

Сезгә дәшәм: сез дә бабаларның

Әманәтле татар оныгы.

Рухыгызда, каныгызда сезнең

Милләтебез нәсел орлыгы.

Без – мәңгелек ислам динле халык,

Телебез дә – Аллаһ бүләге.

Әл-Коръәннең телен белгәннәрнең

Кыямәттә булыр кирәге.

Агачларны яфраклары бизи,

Кеше күркәм – холкы беләндер.

Һәркемне дә дәрәҗәле итә –

Ана теле, газиз, бердәнбер!

          Рәис САФИН

 

Фото: "Татар-информ"

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ