Татарстан Республикасы Дәүләт гербының идея авторы Назыйм Ханзафаров вафат
Филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гербының идея авторы Назыйм Ханзафаров вафат булды…
Кичә, 31 декабрь көнне, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гербының идея авторы Назыйм Ханзафаров вафат булды. Галимгә 86 яшь иде.
«Назыйм Канзафаров Олы Кайбычта җирләнәчәк. Озату 2 гыйнварда 11 сәгатьтә Себер тракты 31 А адресы буенча була», – диелгән улы Илшат Ханзафаровның хәбәрендә.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Бәйгедән соң – директор
Питрәч районы Шәле урта мәктәбендә 2022 елда үткән «Авыл укытучысы» конкурсының соңгы этабында Биектаудан ирле-хатынлы Гөлназ һәм Тәлгать Сабировларның «Үсеш ноктасы»нда кызып-кызып шахмат уйнаганнарын күреп гаҗәпләнгән идем...
Питрәч районы Шәле урта мәктәбендә 2022 елда үткән «Авыл укытучысы» конкурсының соңгы этабында Биектаудан ирле-хатынлы Гөлназ һәм Тәлгать Сабировларның «Үсеш ноктасы»нда кызып-кызып шахмат уйнаганнарын күреп гаҗәпләнгән идем. Бәйге нәтиҗәсе ничек булыр икән, дип борчылып утырасы урынга, чынлыкта, алар үзләренең табигый халәтләренә шулай тынычлык тапканнар. Ул конкурста Әлдермеш урта мәктәбенең биология укытучысы Гөлназ Мансур кызы 2 нче призлы урынны алды. «Шахмат тактасындагы шикелле, киләсе елда узачак бәйгедә үз осталыгымны мин күрсәтергә тиеш. Егет сүзе – бер булыр», – дигән иде ул чагында шул ук Әлдермеш мәктәбендә физкультура һәм тормыш иминлеге нигезләрен укытучы Тәлгать Салихҗан улы.
Быел да Казанның 18 нче татар гимназиясендә үткән «Авыл укытучысы – 2023» бәйгесенә Сабировлар гаиләләре белән килгәннәр иде. Анда ачык дәрес күрсәтүчеләрне жюри ике төркемгә бүленеп карады. Жюри рәисе – үзе директор булып эшләгән чорда 2 нче татар гимназиясендә күп тапкырлар әлеге конкурсны зурлап үткәргән Татарстанның халык укытучысы Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина җиңүчеләрнең исемен атады. 3 нче призлы урынга лаек булган ике мөгаллимнең берсе – тормыш иминлеге нигезләре буенча дәрес күрсәткән Тәлгать Сабиров булып чыкты. Күптән түгел «Мәгариф» журналы оештырган «түгәрәк өстәл»гә ул инде бәйгедә җиңүче һәм Дөбьяз урта мәктәбе директоры вазифасын башкаручы буларак килеп керде. Бу очрашуыбызда аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттем.
– Мәктәп директорына күптөрле проблемаларны хәл итәргә туры киләчәк. Нәрсәләргә өмет баглап, бу катлаулы һәм җаваплы эшкә алындыгыз?
– Күреп-сизеп торам, ул проблемаларның иң зурысы кадрлар кытлыгы белән бәйле булачак. Укытучылар олыгая бара, мәктәпләргә яшьләр сирәк килә, бигрәк тә ир-егетләр аз. Балаларга тәрбия бирүдә ир укытучыларның роле бик зур. Кадрлар җитмәүнең сәбәпләре күпкырлы икәнен беләбез. Бу яшь белгечләрнең хезмәт хаклары түбән булуы һәм торак белән тәэмин итүдәге кыенлыкларга бәйле.
Спорт мәйданчыклары да яшьләрне тәрбияләү урыннары булудан туктап бара. Урамнар, элекке еллардагы кебек, иртәдән кичкә кадәр балалар тавышыннан гөр килеп тормый. Шуңа да алга таба укытуның яңа алымнарын эзләргә исәп.
Дөбьяз үзенең «Каскад» дип аталган тау чаңгысы комплексы белән данлыклы. Ул мәктәп укучыларын да югары үрләр яулау өчен өстәмә трамплин кебек үзенә дәшеп тора. Әнә шундый биек таулары булган Дөбьяз урта мәктәбенең дә киләчәге матур булыр дип ышанам. Кайчандыр район үзәге саналган бу төбәккә үткәндәге данлы йөзен бары тик анда яшәүче халкы, яшьләре генә кире кайтара алачак. Без, укытучылар, үз чиратыбызда балаларга ярдәм итәргә, аң-белем таратуда, тәрбия бирүдә кулыбыздан килгән кадәр эшне башкарырга әзер. Авыл укытучысы бәйгесеннән үзем шундый уй-фикерләр белән, рухланып кайтып, яңа эшкә алындым. Укытучы хезмәте бервакытта да җиңел булмады, әмма аның артына яшеренгән шатлыгы безнең өчен кыйммәт.
– Чыннан да, соңгы елларда укытучы булырга һәм авылда калып эшләргә атлыгып торган яшьләр юк дәрәҗәсендә. Авыл укытучыларының абруе төште дип әйтүчеләр дә бар. Шуңа да «Мәгариф» журналы Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә 10 ел дәвамында «Авыл укытучысы» конкурсын үткәреп килә дә инде. Күңелегездә «авыл укытучысы» образы ничек формалашты?
– Барыбызның да күңеленә кереп калган укытучысы була. Мин– үзем сулагай кеше. 1 нче сыйныфка укырга кергәч тә, сул белән яздым. Укытучыбыз Фәния апа, уң кул белән язарга кирәк, дип гел әйтә килде. Укытучы апаны ничек тыңламыйсың инде андый чакта. Күңелемдә шактый зур урынны 5 нче сыйныф бусагасын атлап кергән көннән алып соңгы кыңгырау белән олы тормышка озаткан көнгә кадәр һәрчак янәшәмдә атлаучы сыйныф җитәкчем Венера Шәфыйк кызы Вәлиева алып тора. Ул, катлаулы математика дөньясына безне җиңел генә алып кереп, зур урынлы саннарны да тиз генә телдән исәпләү серләренә төшендерде, фикерләү сәләтен үстерү, дөньяга карашны формалаштыру сыйфатларын, максатка ирешү шатлыгын тоярга өйрәтте. Ул максатчанлык, гаделлек, төгәллек, тәртип яратты. Шул образны тормышта тулысынча ачкан, бар камиллекне үзендә туплаган укытучы апа якын дус та була белде. Тәрбия сәгатьләрен төрле темаларга мавыктыргыч итеп үткәрә иде ул. Аның биология, тарих, җәмгыять белеме фәннәреннән дә тирән белемле булуына соклана идек.
– Әмма Сез математик булып китмәгәнсез. Ни өчен физкультура укытучысы буласыгыз килде?
– Икенче мөгаллимем Әдһәм Абдулла улы Хәбибуллин физкультура дәресләрен «Хәрәкәттә– бәрәкәт, сәламәт тәндә – сәламәт акыл!» девизы белән үткәрә иде. Ул сәламәт яшәү рәвешен алып бару белән кызыксындырды, кемнең сәламәт һәм акыллы буласы килми икән? Мин аның бик актив укучысы булдым, төрле спорт ярышларында катнашып килдем. Сабантуй мәйданына көрәшкә чыгарга да кыенсынып тормадым, батыр калган чакларым да күп булды. Спортта мин гел Әдһәм абыйга охшарга тырыштым, бүгенге көндә остазымның укыту алымнарын үз эшчәнлегемдә кулланам. Үсә төшкән саен, тагын бер нәрсәне аңладым: баштарак кырыс, усал кебек күренгән укытучыларыбыз да сиздерми генә безне шәхес итеп тәрбияләргә тырышканнар икән ләбаса. Физкультура укытучысы булып китсәм дә, остаз мөгаллимнәрем математика, физика, химиягә карата да күңелемдә мәхәббәт уята алуларына сөенәм. Бу фәннәрне яхшы белүем тормышта әле дә миңа ярдәм итә.
– Авыл халкы Сезне җирле үзидарә рәисе булып эшләгән елларда оста оештыручы, кайгыртучан җитәкче буларак хәтерли. Тәлгать әфәнде, әлеге уңышларга ирешүегезнең һәм матур тормыш итүегезнең нигезе нәрсәдән гыйбарәт?
– Һәр бала үскәч үзен уңышлы, бәхетле кеше итеп күрәсе килә. Мәктәп ул остаханә кебек. Бала киләчәктә төрле профессияләрне үзләштерергә сәләтле булып үссен өчен, биредә аларга тирән белем һәм тәрбия бирергә кирәк. Халыкта «Тәрбияче үзе дә яхшы тәрбияләнгән булырга тиеш» дигән гыйбарә бар. Димәк, без башкаларга үрнәк булмасак, бала күңеленә якты эзләр сала алмаячакбыз. Мәктәптә, югары уку йортында «5»ле билгеләренә генә уку, дипломлы булу бер нәрсә әле, аны эш-гамәлләрең белән ныгытып, дәлилләп барырга кирәк. Укытучылык хезмәтеңдә һөнәри осталыгыңны даими үстерү сорала. «Авыл укытучысы – 2023» конкурсына әзерләнгәндә, Дөбьяз урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы, Татарстанның халык укытучысы Радик Равил улы Җиһаншинның киңәшләренә дә таяндым. Шуны да әйтим: аның шәкертләре Россия күләмендә уза торган ярышларда, фән олимпиадаларында җиңүче, укучыларым да, бәйгеләргә аларга тиңләшергә тырышып әзерләнгәнгә, матур гына уңышларга ирешеп киләләр.
– «Авыл укытучысы» конкурсында ачык дәресне Сез шулкадәр мавыктыргыч итеп күрсәттегез, беркем дә Сезне сыйныф бүлмәсендә палатка корыр, балаларны учак ягарга өйрәтер дип уйламагандыр. Бу «Физик культура белән шөгыльләнү, табигать кочагына сәяхәткә чыгу миннән булмый»,– дип әйтүчеләргә чын осталык дәресе иде.
Спортка битараф булган, аз хәрәкәтләнгән балалар да «мүкләнә» дип уйлыйм мин. Балаларда сколиоз, йөрәк-кан тамырлары, шикәр һәм күз авырулары арта бара. Мин укучыларга сәламәтлегегез турында яшьтән кайгыртыгыз, картаймыш көнегездә үкенерлек булмасын, дим. Шуңа да спорт белән турыдан-туры шөгыльләнмәгән балаларны җәлеп итү өчен дә табигать кочагына сәяхәтләр оештырырга тырышам. «Авыл укытучысы» конкурсының йомгак-
лау турында ачык дәресемне әлеге темага багышлавым да очраклы түгел иде. Бу дәресемне шәһәр балалары да бик кызыксынып кабул итте, алар үзләрен шулкадәр иркен хис иттеләр, палатка кору, бау бәйләү, учак ягу серләренә өйрәнделәр, теория практика белән үрелеп барды. Әлеге чарадан соң мин дәресләремне дөрес юнәлештә алып баруыма янә инандым.
– Сизеп торам, үзегез дә – һөнәри яктан үсешкә омтылучы, белем һәм тәрбия бирүдә үзенчәлекле алымнар кулланучы укытучы. Моңа җимне кайдан гына табып бетерәсез?
– Җавапны иң элек укучыларның күзләреннән эзлим, аларны нәрсә кызыксындыра икән дип уйланам. Һәм, әлбәттә инде, Бердәм дәүләт стандартлары буенча укыту программасына һәм фәнни-методик әдәбиятка таянам. Еллар буе туплаган тәҗрибәмне эшкә җигәм, кызыклы спорт уеннары, организмны чыныктыру, сәламәтлекне ныгыту төрләре турындагы язмаларны шәхси сайтыма урнаштыра барам. «Күп белдерүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр», – дип язган заманында күренекле галим, язучы Галимҗан Ибраһимов. Тырышлыгымны, ихтыяр көчемне туплап, вакытымны кызганмыйча, балалар белән дәрестән соң да эшләргә тырышам. Бу – укучыларга дөрес тәрбия бирүдә старт сызыгы, минемчә. Әлдермештә укытканда, мәктәпнең хоккей, футбол, волейбол командаларын тупладым, спортның төрле төрләре буенча үземнең дә шөгыльләнүем укучыларга өстәмә стимул бирә иде. Районыбызның «Эверест» хоккей командасы составында уйнаучылар арасында үз укучыларым булуына шатланам. «Алтын алка» хоккей уеннарының җиңүчеләре, призёрлары арасында мин өйрәткән яшьләрнең булуы башка укучыларга да спортка тартылырга этәргеч бирә. Республика күләмендә өстәл теннисы буенча ярышларда уңышлы чыгыш ясаучы укучыларыбыз байтак. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, физкультура укытучысы һөнәрен сайлаучы, тренерлек эшчәнлеген башкаручы укучыларым да бар, «Биектау» балалар-яшүсмерләр футбол командасы тренеры Илназ Альберт улы Вәлиев – шуларның берсе.
– Тәлгать әфәнде, кайберәүләр ир белән хатынның бер үк һөнәр сайлавын кабул итеп бетерми, «гомеребез мәктәптә узды, үз балаларыбызга тиешле тәрбия дә бирә алмадык, үскәннәрен дә сизми калдык» дип әйтүче укытучылар да бар. Андыйларга Сез ни дип җавап бирер идегез?
– Һәркем үз язмышын үзе билгели кебек тоела миңа. Кемнәрдер ирен гаиләсенә зур акчалар алып кайтучы буларак кына күрә, миңа исә хәләл җефетем балаларга тәрбия, рухи кыйммәтләр бирүче ир-егет, гаилә башлыгы итеп карый. Балаларыбыз да үсеп, буйга җитте. Улыбыз Илназ Әлдермештә үзем кебек физкультурадан, кызыбыз Илүзә Биектаудагы 1 нче мәктәптә математикадан укыта, кече кызыбыз Инзилә КФУда чит телләр факультетында белем ала. Балаларның укытучылык юлын сайлаулары үзебез өчен дә горурлык, безгә алар остазлары итеп карый. Гаиләбездә күп сүзләр мәгариф, укыту-тәрбия мәсьәләләренә кайтып кала. Бу безгә шатлык кына китерә, башка һөнәр ияләре белән чагыштырганда, укытучыларның хезмәт хаклары югары булмаса да, белем алу һәм шуны яшь буынга бирүдән дә зуррак байлык юктыр. Шуңа да без мәгариф өлкәсендә эшләвебез белән бик бәхетле. Илүзә үзебез кебек фән һәм һөнәри бәйгеләрдә актив катнаша, «Ел укытучысы –2022» зонакүләм конкурсында призёр булды. Быел «Авыл укытучысы» бәйгесендә катнашырга исәбе бар иде. «Багажыңны, тәҗрибәңне күбрәк туплый тор, кызым!» – дип әйткәч, сабыр итәргә булды.
RS: Илназ, Илүзә, Инзиләнең әти-әниләре сукмагыннан китүләре– башкаларга да үрнәк. Аларга да киләчәктә «Мәгариф» журналының төп проекты булган «Авыл укытучысы» конкурсында һәм башка бик күп бәйгеләрдә катнашып, үз осталыкларын күрсәтергә, яңа үрләр яуларга насыйп булсын.
Альберт САБИР
Автор фотолары һәм
Cөмбел Таишева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар