Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда документаль кино көннәре «Мир»да башлана

Татарстанда 1 марттан документаль кино көннәре башланып китәчәк, ул Казандагы  «Мир» кинотеатрында яшь авторларның фильмнарын күрсәтү белән ачыла. Тамашачы беренче көнне «Яшь документаль кино» тө...

Татарстанда 1 марттан документаль кино көннәре башланып китәчәк, ул Казандагы  «Мир» кинотеатрында яшь авторларның фильмнарын күрсәтү белән ачыла. Тамашачы беренче көнне «Яшь документаль кино» төрендә чыгыш ясаучы Солтан Сөнгатуллин, Әмир Галиәскаров, Булат Минкинның иҗат җимешләре белән таныша алачак.
Татарстанның күренекле шәхесләре һәм халкыбыз сәнгате белән кызыксынучыларга Ильдар Ягафаров, Салават Юзеев, Хәйдәр Миндубаев  төшергән кинокартиналар тәкъдим ителә.  Документаль кино көннәре  «Мир» кинотеатры кысалары белән генә чикләнмичә, районнардагы кинотеатр, клубларда дәвам итәчәк, әлеге чарага килүче тамашачылар елдагыча күп булыр дип көтелә.
 Әлеге үзенчәлекле акция танылган кинооператор  Юрий Гвоздьның «Болактагы яшьләр театры» коллективы эшчәнлегенә багышланган «Неоднозначный театр. Однозначно» дип аталган тулы метражлы фильмы белән төгәлләнәчәк.
Альберт ЗАҺИРОВ

Фото: Pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ