Татарстанда табиб күрсәтмәсе буенча кирәкле диагностика үткәрү һәм тиешле ярдәм күрсәтү өчен технологик ресурслар шактый
«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин шулай дип белдерде.Агымдагы елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафын...
«Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин шулай дип белдерде.
Агымдагы елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2017-2018 елларга шәһәр һәм муниципаль районнарда урнашкан сырхауханәләрне модернизацияләү программасы расланган иде. Аның максаты – медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүчеләр өчен уңайлы шартлар тудыру һәм дәвалау-диагностикалау эшенең нәтиҗәлелеге арттыру. «Медицина учрежденияләрен модернизацияләү – ул моңарчы күрелмәгән программа», – диде министр. Бу юнәлештә шактый эш алып барыла инде. Ике ел эчендә 197 сырхауханә бинасына капиталь ремонт планлаштырылган. Быел эшләр республика буенча җитмеш биш объектта бара.
Министр шулай ук «Дустанә сырхауханә – Татарстан стандарты» проектының уңышлы тормышка ашырылуы турында сөйләп узды. Хәзер инде күп учреждениеләрдә элек-электән күреп гадәтләнгән регистратуралар юкка чыккан, аны мәгълүмат өстәле алыштыра. Участок табибы ишеге каршында да чират җыелмый. Ул язылып килгән пациентларга күбрәк вакыт дәвамында хезмәт күрсәтә алсын өчен кичектергесез ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрне дежур табиб кабул итүе оештырылган.
«Барлык яңалыклар да пациентлар өчен эшләнә. Республиканың медицина тармагында эшләүче һәр белгеч «Һәр кешене кайгыртабыз, команда белән эшлибез, вакытны узып камиллеккә омтылабыз» дигән шигарьне истә тотып хезмәт куя, – диде министр.
Комментарийлар