Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда яңа фәнни-мәгариф кампусы ачылачак

Түбән Кама химия-технология институты базасында фәнни-белем бирү кампусы булдырырга ниятлиләр. Бу эшкә 2,5 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Анда инжиниринг, телләр өйрәнү, цифрлы компетенцияләр һ...

Түбән Кама химия-технология институты базасында фәнни-белем бирү кампусы булдырырга ниятлиләр. Бу эшкә 2,5 млрд сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Анда инжиниринг, телләр өйрәнү, цифрлы компетенцияләр һәм технологик эшмәкәрлек үзәкләре эшләячәк.

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Муллин әйтүенчә, яңа уку үзәге яшьләр өчен яңа мөмкинлекләр ачачак. Аларга нефть химиясе һәм нефть эшкәртү белән генә  бәйле түгел, ә бүген Түбән Кама мәйданчыгында ихтыяҗ булган башка базар сегментлары буенча да белем алу мөмкинлеге тудыралачак. 

«Без „Сибур Холдинг“ компаниясе һәм республика җитәкчелеге белән бергә фәнни-белем бирү кампусы кирәклеген ил җитәкчелегенә җиткерә алдык. Бу — җитди проект», – дип сөйләгән ул «Эшлекле дүшәмбе»дә.

 Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

 

Фото: Pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ