Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда яңгырлар һәм көчле җил көтелә

Иртәгә, 18 октябрьдә Татарстанда төньяк циклон йогынтысында һава торышы шартлары сизелерлек начарлана. Бу хакта Татар-информ республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе инфо...


Иртәгә, 18 октябрьдә Татарстанда төньяк циклон йогынтысында һава торышы шартлары сизелерлек начарлана. Бу хакта Татар-информ республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе информациясе белән хәбәр итә




Республикада болытлы һава торышы була. Атмосфера фронтлары узганда яңгыр явачак. Шулай ук көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, урыны белән секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 2-7 градус (Казанда -+4..+6 градус) була. Көндез исә 5-10 градус (Казанда +8..+10 градус) җылы булыр дип көтелә.
19 октябрьдә, чәршәмбе көнне Татарстанда яңгырлы һава торышы саклана. Температура якынча шул чама калачак.
20 октябрьдә, пәнҗешәмбе көнне, циклон чигенә. Атмосфера басымы күтәрелә, яңгырлар төнлә генә явачак. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Төнлә 0..+5, ә көндез +4..+9 градус була.
Метеорологлар фаразына караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә – 21 һәм 22 октябрьдә республика югары атмосфера басымы астында була. Сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Шул ук вакытта температура төшә: төнлә тискәре күрсәткечләргә кадәр төшәчәк, ә көндез 1 – 6 градустан күтәрелмәячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ