Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның сәләтле балалары бәйгеләрдә сынатмый

Татарстанда  сәләтле  балаларны барлау һәм аларны  Россия һәм халыкара  бәйгеләрдә катнаштыруны оештыру буенча зур эш алып барыла. Һәм бу өлкәдәге уңышлар да куанычлы. Бу хакта бүг...

Татарстанда  сәләтле  балаларны барлау һәм аларны  Россия һәм халыкара  бәйгеләрдә катнаштыруны оештыру буенча зур эш алып барыла. Һәм бу өлкәдәге уңышлар да куанычлы. Бу хакта бүген Татар-информ мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә билгеләп үтелде.
 – Узган ел олимпиада хәрәкәтендә республикабыз мәктәпләрендә белем алучы  183 мең укучы катнашты. Бөтенроссия  олимпиадасының йомгаклау этабында шуларның  400 е   чыгыш ясады һәм  211 е  призлы урыннар алу бәхетенә иреште. Бу  аннан алдагы уку  елында ирешкәнгә караганда  1,5  тапкырга артык дигән сүз, диде бүген Татмедиада узган матбугат конференциясендә  Татарстан  мәгариф һәм  фән министры  Илсур Гәрәй улы Һадиуллин. – Россиякүләм олимпиадасында  җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучы укучылар саны буенча Татарстан  вәкилләре Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан гына  калыша.
Талантлы  яшьләребез мондый югары  нәтиҗәләргә тугызынчы ел рәттән ирешеп киләләр.  Олимпиада хәрәкәтендә катнашып  дипломга лаек булучыларның нәтиҗәлелеге буенча исәпләсәк, яшь якташларыбыз  Санкт-Петербург вәкилләрен дә узып китә.  Бөтенроссия   фән  олимпиадасының   йомгаклау  этабында иң яхшы күрсәткечкә, 24 призлы урын алып,  Казандагы  2 нче лицей-интернат  укучылары иреште. Шунысын да әйтик:  әлеге  лицей  республика буенча 88 призлы урын яулаган иде. Казандагы 131 һәм КФУ каршындагы IT-лицейлар, 13–25 баллга гына калышып, икенче-өченче урыннарда баралар.
  Районнар буенча караганда,  Киров–Мәскәү, Вахитов–Идел буе районнары һәм   Яр Чаллы шәһәрләрендәге белем бирү учреждениеләре алдынгылыкны бирми.  Олимпиада хәрәкәтендә соңгы вакытларда  Актаныш, Саба, Арча районнары һәм Чистай шәһәрендә яшәүче сәләтле балаларның   активлыгын билгеләп үтәргә кирәк.
Олимпиада хәрәкәтендә җиңүчеләр арасында  республикабызда ачылган «Адымнар» күптелле комплексларда укучы  сәләтле балаларны да күрәсе килә иде. Бу хакта «Мәгариф» журналы  хәбәрчесе  биргән сорауга  министр авызыннан:   «Аларның уңышын  киләчәктә күрербез, нәтиҗә ясарга иртәрәк», – дигән җавап ишетергә туры килде.      
Татарстан сәләтле балаларга бай, аларның мөмкинлекләрен ачып Россия, халыкара аренага чыгаруда «Сириус» һәм республика олимпиада үзәкләре үзләреннән зур өлеш кертәләр. Бергә атлаганда,  укучы яшьләребез беренче баскычка да күтәрелми калмас, дигән ышаныч бар.

Альберт ЗАҺИРОВ
Фото: «Татар-информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ