Тау белән тау гына очрашмый
Быел Россиядә Педагог һәм укытучы елы дип игълан ителде. Аларның ничек хезмәт куйганнарын һәммәбез дә яхшы белә. Ничек ял итүләре, тормышлары белән кызыксынганыбыз бармы, авыр чакларында хәлләренә...
Быел Россиядә Педагог һәм укытучы елы дип игълан ителде. Аларның ничек хезмәт куйганнарын һәммәбез дә яхшы белә. Ничек ял итүләре, тормышлары белән кызыксынганыбыз бармы, авыр чакларында хәлләренә керәбезме? Бу сәфәремдә Биектауның 70 яшьлек ир-егете, Татарстанның халык укытучысы Радик Равил улы Җиһаншин белән очрашырга насыйп булды.
БИЕКТАУ ОСТАЛАРЫ
Кыш узып бара, кайберәүләр биек-биек тауларга түгел, калкулыкка менәргә дә куркып ята. Казан эчендәге ерганаклар, калкулыклар тирәсенә «ватрушка», ледянка-чаналарын өстерәп килгән бала-чага, аларны саклап торучы әниләре, әтиләре һәм дә әбиләренә игътибар итми калмагансыздыр. Үзем дә шуларны тәрәзәдән күзәтеп торам. Тирән ерганак янәшәсендәге күпкатлы йортта яшәгәч, нишлисең инде... Икенче яктан караганда, уңайлы да, бала чагым булса, кыш буе шунда аунап, кар шуган булыр идем. Хәер, бала чакта кышын таудан кайтып кермәдек инде, анысы. Әтием ясап биргән агач чананың чыдаганына рәхмәт, ул биек таудан көненә йөз менеп, йөз төшелгәндер. Үскәч, үзенә атап ясаган чаңгысын, аягыма кидереп, тауга озатып калган иде. Шул чактагы шатлануларым әйтеп-аңлатып бетергесез булды. Аяк өсте җилләрне узып сыздыр әле! Вәт ул, могҗиза.
Шулай хыялланып торганда, телефон шалтырады. Биектаудан Татарстанның халык укытучысы Радик ага Җиһаншин икән. Эзләгән идем аны. Яңа елга аяк баскан көннәрдә үзенең 70 еллык юбилеен билгеләгән педагог әле дә булса, яраткан хезмәтеннән аерылмаган. Укучыларга тормыш иминлеге нигезләре фәненнән, кайчакларда яшь чагындагы кебек, физкультурадан керә, диделәр.
– Ял көнне килеп китә алсаң, яхшы булыр иде, безнең табигатебез бик матур, бигрәк тә таулары, – диде әлегә таныш булмаган әңгәмәдәшем. – Тауда шуып, күңелле ял итеп китәрсең.
Телефондагы тавышымнан чыгып, мине яшь егет дип исәпләде, ахрысы. Шул сүзләре белән йөрәгемне, таудан түбән очкандагы кебек, янә җилкендереп алды. Әмма аның белән ял көнендә түгел, гадәти эш көнендә очраштык.
– Алыштыргысыз, үз һөнәренә ихлас бирелгән педагог Радик шушы була инде, – диде Дөбьяз урта мәктәбе директоры Ринат әфәнде Хәсәнов, мине төз, ыспай гәүдәле, хәрби офицер киемендәге, карап торышка ир уртасы хезмәттәше белән таныштырып.
– Хәзер ОБЖдан дәрес кенә үткәрим дә, вәгъдә ителгән тауга менәрбез, анда физкультура дәресе дә, укучыларның тренировкасы да бара, – диде ул, артык җәелеп китмичә.
– Без – бер чор кешеләре, аерма шунда: мин күп сөйлим, коллегам аз сүзле, аңа һич тә гаҗәпләнмәгез,– дип куйды җитәкче. Илле өч ел буе педагог эшендә булып, чит илләрдә француз телендә математика укыткан Ринат Бари улының нигә сөйләргә яратуы аңлашыла. Аны мәктәп язмышы, балаларның сәламәт, тәрбияле булып үсүе нык борчый. Гомерен шушы балаларга багышлаган Радик Равил улы турында да бик озак сөйләде җитәкче. Аның сүзләрендә соклану һәм хезмәттәше белән горурлану хисләре иде. Яшь белгечләр арасында андый укытучылар табылырмы икән, дигән сорау да куйды.
Халык укытучысы исеменә моннан сигез ел элек лаек була Радик Равил улы. Аның белән сөйләшүне Дөбьяздагы ак кар белән төренгән биек тау итәгендә дәвам иттек.
– Ял көннәрендә монда аяк басарлык булмый.Дөбьяздагы «Каскад» дип аталган тау чаңгысы комплексын Биектау районы хакимияте башлыгы булып эшләгән чакта Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тергезгән иде. Теләге зурдан: балалар сау-сәламәт үссеннәр, спорт белән мавыксыннар, чаңгы спортында районны һәм республикабызны танытсыннар. Ул чордагы яшьләр өчен бу зур яңалык булды: корыч троска беркетелгән махсус күтәргечләргә тотынасың да 60 метр биеклектәге тауның иң югары ноктасына кадәр күтәреләсең. Ачылганда, ул берәү генә иде. Таудан шуучылар көн дә артканга күрә, унике ел элек, өстәп, яңасын урнаштырып куйдылар. Хәзер ике канат эшләп тора, – диде Радик әфәнде, һаман үз хезмәтләре турында сөйләүдән читкә китеп.
Сүзе хак, Казанда мондый ял урыны юк. Дөбь-
яз калага терәлеп торгач, кул сузымы кадәр юл узасың да рәхәтләнеп табигать кочагына – аклыкка, пакьлеккә кереп чумасың. Мондагы саф һаваны сулап, үземнең дә сулыш юлларым ачылып китте. «Биек таудан кар бураннары туздырып, җилләнеп тә төшсәк», – дигән булам, әңгәмәдәшемнең кылларын тартып.
– Элек күп очырдык ул кар-бураннарны, әле күптән түгел йөрәккә операция кичердем шул, ярамый. Әле ярый хатыным Татьяна «ашыгыч ярдәм» машинасында шәфкать туташы булып эшли. Сәламәтлегемне әле дә булса ул кайгырта, организмга артык көч китерергә кушмый... Йөрәгем чеметеп алганчыга кадәр, табигать кочагыннан кайтып кергән булмады, анысы. Балалар – Руслан белән Лилия – мәктәптә, институтта укыганда да, алар гаилә корып яши башлагач та, бу тауда еш булабыз. Кияү Олег тау чаңгысында шуарга бик ярата, ярышларда катнаша. Киленебез Гөлнара актив ял итү, сәламәт яшәү ягында, оныклар да шундый рухта тәрбия ала.
– Бу тау кечерәк булса да, никадәр балага олы спортка юл ачты. Озынлыгы 350 метрлы канат юл сузылганчы, аның башына менеп җитүчеләр сирәк иде. Без сөйләшеп торган арада, әнә укучыларым ничә тапкыр тауны урап төшәргә өлгерделәр, – диде Радик әфәнде, шатланып. – Никадәр теләк, ихтыяр көче, кыюлык кирәк аларга. Әйдәгез, яннарына барыйк әле. Алар арасында тау чаңгы спорты белән ныклап торып шөгыльләнүче, абруйлы ярышларда катнашучылар да бар. ОБЖдан да, физкультурадан да үзем укыткан балалар алар, – дип сөйләнә-сөйләнә, ул таудан бөркет кебек атылып төшүче бер төркем яшьләрне туктатты.
– Менә бу егетебез Батырханов Ильяс – бик тырыш, сәләтле егет. Таудан чаңгы белән шуучы спортчыларның Татарстан командасы составына алдылар үзен. Кызларыбыз да – бик оста чаңгычылар.
– Бу тауларны син үзең яуладыңмы, әллә ул үзе сине «әсир» иттеме? – дип кызыксынам Ильястан.
– Ун ел элек, алты яшьлек чагымда әбиемнең мине шушы тау битенә җитәкләп килгәнен һәм беренче тапкыр таудан шуганымны хәтерлим әле. Шуннан бирле магнит кебек үзенә тартып тора бу тау. Аннан соң, мәктәпкә укырга кергәч, таудан шууның серләрен үзләштердем. Минем кебекләр күп безнең мәктәптә, таудан шуу – кыюлар шөгыле, дияр кайберәүләр. Әмма теләк булганда, һәммә кеше булдыра ала! Укытучыбыз Радик абый безне әнә шулай канатландырып тора. Ярыш-
ларда катнашып торабыз, җиңүләр дә, призлы урыннар да алабыз, – диде Ильяс.– Киләчәктә, насыйп итсә, ниятем – Казандагы Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетына укырга керү.
Балалары тау шумаган мәктәпләр күп түгелдер инде ул. Дөбьязда ул шөгыльне күмәк – халык шөгыленә әйләндерә алганнар. Аларга башка мәктәпләрнең укучылары да кушылган.
– Биредә даими рәвештә күнегүләргә йөрүчеләр саны йөз илледән артып китә, алар белән алты педагог-инструктор шөгыльләнә, – дип сөйләде безгә соңыннан Дөбьяздагы «Каскад» балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге директоры Зөлфия Диллүс кызы Латыйпова. – Алар кием, чаңгы белән тәэмин ителәләр. Моның өчен алардан акча алынмый.
Ел саен бу балалар, республика һәм Россия күләмендә уза торган ярышларда катнашып, призлы урыннарга лаек булып киләләр икән. Узган ел чаңгы белән таудан шуучыларның Татарстан чемпионаты һәм беренчелегенә оештырылган ярышларда ун призлы урын яулаганнар. Татарстан Президенты кубогына бишенче тапкыр үткәрелгән ярышта дүрт призлы урынга әлеге үзәккә йөрүчеләр ия булган. Быелгы күрсәткечләре дә матур: Татарстан чемпионаты һәм беренчелегенә үткәрелгән таудан шуу ярышларында унөч призлы урын алырга өлгергәннәр инде.
– Чаңгыда шуарга яратучылар хәйрия акцияләрендә дә бик теләп катнашалар. Чираттагысын быел февраль аенда үткәрергә җыенып торабыз. Анда җыелган акча «Биектау» хәйрия фонды аша махсус хәрби операциягә китүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итеп биреләчәк, – диде безгә Зөлфия Диллүс кызы.
Радик ага Җиһаншинның ни өчен Татарстанның халык укытучысы дигән исемгә лаек булганын да шунда аңладым. Биек тауларны һәм балаларны яратырга кирәк, алар да сине яратыр.

Альберт Сабир
Автор фотолары
Комментарийлар