Логотип Магариф уку
Цитата:

Төп дәүләт имтиханында калькулятор кирәкме?

Рособрнадзор башлыгы Анзор Музаев математика буенча төп дәүләт имтиханы барышында калькулятор куллану мөмкинлеге турында соңгы карар әле кабул ителмәгән, дип белдергән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Бүген әлеге мәсьәлә буенча фикер алышулар бара.

Анзор Музаев әйтүенчә, әлеге инициатива тәкъдим ителгән вакытта, математика буенча төп дәүләт имтиханының бер генә биремендә калькулятор теоретик яктан файдалы була алган. Бүген демоверсия күрсәткәнчә, калькулятор кирәк булган бер генә мәсьәлә дә юк.


Имтиханда калькуляторларны куллану мөмкинлеге турында хәбәрләр барлыкка килгәннән соң, бу адым мәктәп укучыларында телдән исәпләүдән баш тартуга китерәчәк, дигән төрле бәхәсләр тудырган. Әмма Рособрнадзор башлыгы кабул ителгән һәр карар Россиялә математика белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә эшләячәк, ә аны төшерүгә түгел, дип ассызыклаган.


Рособрнадзор башлыгы бу мәсьәлә турында: «Математика һәм математика белеме - илебезнең горурлыгы. Россия укучылары барлык халыкара математика олимпиадаларында һәм тикшеренүләрендә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Без үз аягыбызга атарга җыенмадык һәм җыенмыйбыз», - дип билгеләп үткән.


Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ