Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тоталь диктант–2024»дә катнашучылар саны буенча Казан дөньяда өченче

Казан быел «Тоталь диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясенә турыдан-туры кушылган катнашучылар саны буенча дөньяда өченче шәһәр булды.

Казан быел «Тоталь диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясенә турыдан-туры кушылган катнашучылар саны буенча дөньяда өченче шәһәр булды. Бу хакта бүген «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә төбәк координаторы Вячеслав Шаталов хәбәр итте.

"Татарстан территориясендә мәйданчыклар саны 1187 гә җитте, Казан шәһәрен исәпкә алмаганда, 26 553 катнашучы булды. Республика территориясендә барлыгы 33 771 катнашучы диктант язган,шуларның 6612 се – Казанда яшәүчеләр. Алар гомуми диктант язганнар. Шулай итеп, Казан катнашучылар саны буенча Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң өченче шәһәр булды", – дип сөйләде 2024 елгы акциянең беренче нәтиҗәләре турында Шаталов.

Казанда катнашучыларның күбесе диктант язарга Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтына килгән. Татарстан башкаласының тагын бер зур мәйданчыгы – Казан дәүләт мәдәният институты. Әлеге уку йорты өченче ел шәһәрнең топ-5 мәйданчыгына керә. Составы һәм катнашучылар процент исәбе буенча иң зур мәйданчык булып танк училищесы тора.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, акциядә катнашучыларның уртача яше 24 яшьтән артык. Шул ук вакытта «Тоталь диктант – 2024»нең иң өлкән катнашучысына 94 яшь. Ул текстны 20 нче китапханәдә яза. Бу елның иң яшь катнашучысы – тугыз яшьлек укучы, КФУның Филология институты мәйданчыгына әнисе белән килгән.

Исегезгә төшерәбез, акция 20 апрельдә узды. Катнашучылар «Тоталь диктант» өчен махсус төзелгән Анна Матвеева текстларын язалар.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ