Логотип Магариф уку
Цитата:

Тубыл шәһәрендә яңа конференция үтте

«Себер Вәлиев укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды

Декабрь башында Тубыл шәһәрендә танылган тарихчы һәм этнограф, тарих фәннәре докторы Фоат Тач-Әхмәт улы Вәлиев истәлегенә багышланган «Себер Вәлиев укулары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференциядә төрле төбәкләрдән 18 фәнни доклад тыңланды.  Конференциянең актуальлеге, әһәмияте, үзенчәлекләре турында күренекле галим, этнограф Дамир Исхаковтан кызыксындык.

«Соңгы елларда Төмән өлкәсендә «Зәнкиев укулары», Б. Сөләймановка багышланган конференцияләр дә уза. Үз вакытында бу конференцияләр уңышлы гына башланган иде. Тора-бара алар төбәкчеләр конференциясенә әйләнеп калды. Конференцияләрнең фәнни әһәмияте кимеде. Шул сәбәпле, Бөтендөнья татар конгрессы белән киңәшеп, Ф. Вәлиев истәлегенә яңа конференция башлап җибәрергә уйладык. Ни өчен мондый конференцияләр кирәк? Себер татарларының бүгенге көндә үзләренең фәнни үзәкләре юк. Шуңа күрә Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты каршында Себер үзәге ачылуны күздә тотабыз», – дип фикерләре белән уртаклашты галим.   

Киләсе елга конференция материаллары китап итеп бастырылачак. Дамир Исхаков кайбер борчыган мәсьәләләрне дә атап үтте. «Әйтик, бүген Себер татарларының тарихын өйрәнү, тел мәсьәләрен күтәрү фәнни яктан тирәнтен башкарылмый. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директор урынбасары, филология фәннәре докторы Олег Хисамов үз чыгышында диалект белән милли телнең нинди бәйлелектә булуын аңлатырга тырышты. Кызганыч, кайбер милләттәшләребез арасында татар әдәби телен себер әдәби теленә алмаштырып була, дигән ялгыш караш бар. Чынлыкта, җирле сөйләм белән әдәби тел арасында бернинди каршылык та юк. Җирле сөйләмне беркем дә бетерергә җыенмый. Әдәби тел бит ул –  башка дәрәҗәдәге тел. Җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитов үз чыгышында себер татар теле диалектында 46 китап чыгарылуы турында әйтте. Шул вакытта искә төшердем, татар әдәби телендә революциягә кадәр генә уң мең исемдә 50 миллионлык тираж белән татар китаплары нәшер ителде. Байлыкны чагыштырып караган вакытта, без нәрсәгә таянырга тиеш дип уйлансак иде. Себер татар телендә китаплар чыгарырга мөмкин. Ләкин басмалар милләт дәрәҗәсенә күтәрелә алырмы? Төбәктә яшәүче милләттәшләребез шуны аңласалар, халкыбыз өчен хезмәт итүе күпкә җиңелрәк булыр иде»,  – дип фикерләрен җиткерде галим.

                                                                                                                                                                                                                        Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ