Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай музеенда тәрҗемә өлкәсендәге проблемалар турында сөйләштеләр

26 июльдә Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрә, эссеист, тәрҗемәче, Төркиядәге Эрджиэс университетының рус әдәбияты укытучысы Лилия Газизова (Жанти) катнашында «Габдулла Тукай, татар һәм төрки телле...

26 июльдә Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрә, эссеист, тәрҗемәче, Төркиядәге Эрджиэс университетының рус әдәбияты укытучысы Лилия Газизова (Жанти) катнашында «Габдулла Тукай, татар һәм төрки телле әдәбиятчылар әсәрләрен тәрҗемә итүнең актуаль проблемалары һәм перспективалары» дигән түгәрәк өстәл узды.
Габдулла Тукайның мирасын төрле телләргә тәрҗемә итеп иҗатын тагын да популярлаштырып була. Түгәрәк өстәл темасы тәрҗемәче, әдәбиятчы, галимнәр, музейга килүчеләр өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз. Чараны Лилия Газизова алып бара», – дип белдергән иде Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.
Лилия Газизовага Казан, Иске Татар бистәсе, Тукай темалары бик якын «Ул Казанда туып үскән, монда үзенең иҗат юлын башлаган. Лилия Газизова – 16 шигырь китап авторы. Лилия Ривкатовна – рус һәм татар шигърияте антологияләрен төзүчесе. Аның шигырьләре инглиз, француз, немец, поляк, румын, төрек, гарәп, әрмән, латыш һ.б. телләргә тәрҗемә ителгән. Ул татар һәм төрек шигъриятен рус теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. Лилия Газизова 2019 елдан Төркиядә яши, Кайсери шәһәрендәге Эрджиэс университетында рус әдәбиятын укыта. 2022 елда «Габдулла Тукайның рус теленә тәрҗемәләрдәге лирикасы: тарих һәм поэтика» темасына кандидатлык диссертациясе яклаган.
Түгәрәк өстәл утырышында тәрҗемәчеләр, галимнәр, Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, журналистлар фикер алышты һәм чыгыш ясады.
Чараны шагыйрь, тәрҗемәче, эссеист, Халыкара ПЕН-клуб (ПЭН-Мәскәү), Россия Язучылар берлеге һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, күп кенә халыкара һәм Россия әдәби премияләр лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе – Лилия Газизова (Dr. Janti) алып барды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ