Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай премиясенә кандидатлар исемлеге билгеле

ТР Мәдәният министрлыгында узган ТР Рәисе каршындагы комиссия утырышында 13 кандидат тәкъдим ителгән.Театр өлкәсендә: «Адәмнәр» спектакле белән «Әкият» курчак театрының иҗат коллективы (Илги...

ТР Мәдәният министрлыгында узган ТР Рәисе каршындагы комиссия утырышында 13 кандидат тәкъдим ителгән.
Театр өлкәсендә: 
«Адәмнәр» спектакле белән «Әкият» курчак театрының иҗат коллективы (Илгиз Зәйниев, Сергей Рябинин, Эльмир Низамов, Дилүс Хуҗәхмәтов, Альбина Шаһалиева);
Чаллы театрының «Абага алмасы ачы була» спектакленең иҗат төркеме (Фаил Ибраһимов, Рафил Сәгъдуллин, Равил Сабиров).
Әдәбият өлкәсендә:
«Яну дәверләрендә» һәм «Вөҗдан үре – йөрәк түре» китаплары өчен Флера Гыйззәтуллина;
«Су буенда учак яна» китабы өчен Наил Касыймов;
«Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем – үз җирем» җыентыклары өчен Себердән татар шагыйре  Шәүкәт Гаделша.
Кинематография өлкәсендә:
«Күктау», «Байгал», «Исәнмесез?!» фильмнары өчен Илдар Ягъфәров белән Мансур Гыйләҗев;
«Заступница», «Осанна», «Святитель» документаль-нәфис трилогия өчен Алексей Барыкин.
Музыка сәнгате өлкәсендә:
«Халкым моңнары», «Из коллекции фольклориста: татарско-мишарские песни» «В мире татарской музыки», «Яруллиннарның туган җир җырлары», «Татарская музыка: история и современность», «Нурлат районының татар җырлары», «Очерки по татарской музыке» хезмәтләре өчен Земфира Сәйдәшева;
Татарстан Республикасы халыкларының җыр-инструменталь традицияләренә керткән өлеше өчен Геннадий Макаров.
Сынлы сәнгать өлкәсендә:
милли темага багышланган декоратив паннолар өчен Наилә Кумысникова;
Татарстанга багышланган сәнгати фоторәсемнәр өчен Фәрит Гобәев.
Архитектура өлкәсендә:
Түбән Кама шәһәренең милли архитектура әсәрләре өчен Фирдәвес Ханов;
Татарстанның агач архитектурасына багышланган җиде томлык альбомы өчен Равил Айдаров тәкъдим ителгән.
Март-апрель айларында кандидатларның эшчәнлеге турында фикер алышулар була. Чираттагы утырыш апрельдә булачак. Лауреатлар 26 апрель көнне игълан ителә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ