Логотип Магариф уку
Цитата:

Яңа дәреслекләр эшләнә

Һәр чор яшь буынга милли тәрбия һәм белем бирүгә үз таләпләрен куя. Соңгы елларда Россия мәгариф системасында кабул ителгән кануннар рус булмаган милләтләрнең телен һәм әдәбиятын укытуны тулысынча үзг...

Һәр чор яшь буынга милли тәрбия һәм белем бирүгә үз таләпләрен куя. Соңгы елларда Россия мәгариф системасында кабул ителгән кануннар рус булмаган милләтләрнең телен һәм әдәбиятын укытуны тулысынча үзгәртеп кору мәсьәләсен куйды. Бу, иң элек, әлеге мәсьәләне хәл итү өчен әһәмиятлеләрдән булган яңа таләпләргә җавап бирерлек укыту-методик комплекслар булдыруны таләп итә. Әлеге таләпләргә җавап бирә торган яңа дәреслекләрне булдыруга Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ) галимнәре дә үзләреннән өлеш кертә. Шушы уңайдан без институтның милли мәгариф бүлеге мөдире Гөлназ Мөхәрләмовага мөрәҗәгать итеп, әлеге юнәлештәге хезмәтләре һәм нәтиҗәләре белән кызыксындык.
– Соңгы елларда безнең тарафтан, федераль дәүләт белем бирү стандартлары (ФГОС) таләпләренә туры китереп, татар һәм рус телләрендә белем бирү оешмалары өчен «Туган тел (татар теле)», «Туган телдә (татар телендә) әдәби уку», «Туган телдәге (татар телендәге) әдәбият» предметларыннан үрнәк белем бирү программалары эшләнде. Барлыгы ун программа экспертиза узып, Федераль Дәүләт Үрнәк программалары реестрына да кертелде. Бүгенге көндә шулар нигезендә туган тел (татар теле) һәм әдәбиятыннан яңа буын дәреслекләре төзелә.
 

Хәзерге көндә «Туган тел (татар теле)» предметыннан 1–11 нче  сыйныфлар өчен УМКлар инде булдырылды. Татар әдәбиятыннан башлангыч сыйныфлар өчен УМКлар төзелде, узган ел 5–9 нчы сыйныфлар өчен дәреслекләр эшләнде, агымдагы ел ахырына 10–11 нче сыйныфлар өчен дәреслекләр эшләнеп тапшырылачак. Әйтергә кирәк, барлык дәреслекләр дә республика мәктәпләрендә апробация уза һәм шуннан соң гына уку-укыту процессына кертелә.
Яңа дәреслекләрнең элегрәк эшләнгәннәреннән төп аермаларының берсе – аларда ике юнәлешнең берләшүе. Ягъни дәреслек ике өлештән тора. База өлеше рус телендә белем бирү оешмаларының татар төркемнәрендә укучыларны укытуны, тирәнтен өйрәнү өлеше татар телендә белем бирү мәктәпләре балаларын укытуны күздә тота. Укытучы тирәнтен өйрәнү материалын, өстәмә рәвештә татар телен шактый яхшы белгән, әмма башка, мәсәлән, рус телендә белем бирү оешмаларында укыган балалар белән эшләгәндә файдалана ала. Шулай ук  дәреслекнең тирәнтен өйрәнү өлеше, альтернатив вариант буларак, сәләтле балалар белән эшләгәндә, аерым алганда, укучыларны олимпиадаларга, төрле дәрәҗә конференцияләргә әзерләгәндә кулланыла ала.
Узган ел 1–4  нче сыйныфлар өчен татар телен туган тел буларак укучы балаларга «Туган телдә (татар телендә) әдәби уку» китаплары басылып, хәзерге вакытта берничә мәктәпкә сынап карау өчен таратылды. Аерым алганда, әдәби уку дәреслеген башкалабыздагы 10 нчы, 33 нче гимназияләргә һәм 12 нче кызлар гимназиясенә тапшырдык. Әле үткән атнада Чаллыга барган идек. Анда хезмәттәшлек итә торган Вахитов исемендәге 2 нче гимназия бар. Дәреслекләрне аларга да алып бардык. Казандагы «Адымнар» мәктәбенә дә сынап карау өчен бирәбез. Алар белән дә килешү төзедек. Әлеге дәреслекләр шулай ук Казанның 20 нче һәм 27 нче татар гимназиясендә дә сынау үтәчәк.
Алдагы уку елына бу дәреслекләр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән нәшер ителеп барлык мәктәпләргә дә җиткереләчәк. Мәктәпләр аңа хәзер үк заявка-гариза бирә алалар. Бу китаплар белән Фәннәр академиясенең сайтында танышу мөмкинлеге бар. Кызыксынган һәр кеше, укытучылар, методистлар ачып карый, таныша ала.
Узган уку елы барышында беренче сыйныфтан дүртенчегә кадәр татар теле дәреслекләре кулланылышка куелды. «Туган тел (татар теле)» дәреслеге белән «Туган телдәге әдәби уку» дәреслеге бер-берсен тулыландырып бара. Бу эш темаларда да, компетенциядә дә чагылыш таба. Балалар ияләшеп өлгергән персонажлар да (шагыйрь Роберт Миңнуллинның – Алмаз исемле, Җәүдәт Дәрзаманның Гөлназ исемле лирик геройлары, шулай ук Нур исемле укучыбыз) ике дәреслектә дә очрый. Таныш персонажлар булгач, балалар бу ике дәреслектәге бәйләнешне сизеп тора.
Федераль исемлеккә кертү өчен татар теле буенча 1–4  нче cыйныфлар дәреслекләрен  Мәскәүгә җибәргән идек. Әлеге дәреслекләр методик берләшмәдә экспертиза үткән. Федераль исемлеккә кертергә дигән карар кабул ителгән. Хәзер Россия Мәгърифәт министрлыгының тәгаен боерыгының килеп ирешүен генә көтәбез.
Быел да экспертиза үткәреп федераль исемлеккә кертү өчен, апрель ае азагына кадәр Мәскәүгә 5–9  нчы сыйныфлар өчен татар теле һәм 1–4 нче  cыйныфлар өчен әдәби уку дәреслекләрен җибәрәсебез бар. Бу – шактый катлаулы эш. Байтак кына вакытны ала. Алар да киләчәктә әлеге исемлеккә кертелер, дип ышанып калабыз, – дип сөйләде безгә Гөлназ Мөхәрләмова.

Рәшит Минһаҗ


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Укытучылар өчен тәҗрибә уртаклашу аренасында туган фикерләр

Аралар шактый ерак дип тормадым, Казандагы 155 нче татар гимназиясендә үтәсе «Мәгарифне цифрлаштыру шартларында яшь буында экологик культура формалаштыру» дигән Бөтенроссия экологик конференциядә катн...

Укытучылар өчен тәҗрибә уртаклашу аренасында туган фикерләр
Аралар шактый ерак дип тормадым, Казандагы 155 нче татар гимназиясендә үтәсе «Мәгарифне цифрлаштыру шартларында яшь буында экологик культура формалаштыру» дигән Бөтенроссия экологик конференциядә катнашырга чакыру килгәч, кырык эшемне кырык якка ташлап булса да, очып диярлек килергә булдым. Елның-елында шактый фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашырга туры килә. Арасында төрлесе була, ник алтындай кадерле вакытымны заяга уздырып, киләсе иттем икән дип үкенгәннәре дә очраштыргалый. Әмма инде унынчы тапкыр уздырылучы әлеге конференция бөтенләй башка, чөнки ул Казандагы 155 нче татар гимназиясенең визиткасы, педагогика фәннәре докторы, әлеге  конференцияне оештыру һәм уздыру буенча төп координаторы Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов тарафыннан оештырылган укытучылар өчен тәҗрибә уртаклашу аренасы дисәм, һич арттыру булмас. 

Мондый зур масштаблы эшне башкарып чыгу өчен, тулы бер команда эшли, аның составында  Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов, гимназия директоры Наил Равил улы Фазылов, оештыру эшенә тартылган 155  нче гимназия коллективы, мәгълүмати партнёр – “Мәгариф”  журналы.
Конференция ел да галимнәр катнашында уза. Ул укытучыларның фәнни яктан белемнәрен үстерү, мәгариф системасындагы кирәкле мәгълүматларны җиткерү, экологик юнәлештә тәрбия эше буенча тәҗрибә уртаклашу функциясен башкарып килә. Без, быелгы конференциядә катнашкан укытучылар, физика-математика фәннәре кандидаты Марат Вазыйх улы Лотфуллинның “Белемнең яңартылган федераль дәүләт стандартлары шартларында экологик белем һәм тәрбия бирүне оештыру” темасына ясаган чыгышын йотлыгып тыңладык.

“Халыкның экология педагогикасы белемнәрен табигать белеме һәм гуманитар фәннәрне укыту барышында һәм сыйныфтан тыш тәрбия чараларында еш куллану кирәк. Нәкъ шундый белемнәр табигать дөньясы белән җәмгыять арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм бәйлелекләрне аңлата, табигый ресурсларны рациональ файдалануның фәнни нигезен тәшкил итә”, – дигән фикердә Җ.А.Хөсәенов. Шуңа күрә әлеге экологик конференция гуманитар фән укытучыларын да җәлеп итә. Дүрт ел рәттән инде Җәүдәт Абдуллович үзе оештырган конференцияләрдә миңа, татар теле һәм әдәбият укытучысына да, ике фән кисешкән уртак темаларга чыгыш ясарга мөмкинлек бирә. Быелгы чыгышымны үзебезнең М.Вахитов исемендәге гимназиядә экологик тәрбия эше торышына багышладым.
Моннан тыш, әлеге конференция Җәүдәт Абдулла улы Хөсәеновның үзе кебек тырыш фикердәшләренең, үзе тәрбияләгән география фәне укытучыларының чыгышлары белән дә бик кызыклы һәм файдалы.
Бар гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган галимнең әлеге өлкәдәге эшчәнлеге, укытучылар белән берлектә уртак хезмәт сукмагы салуы һәм аларга шул юлдан барырга этәргеч бирүе – Җәүдәт Абдулла улы Хөсәеновның тормыш кредосы. Мондый галим оештырган конференциядә катнашу – ул һәр укытучы өчен мәртәбә һәм профессиональ үсеш мөмкинлеге.
Энҗе НУРИСЛАМОВА, Чаллыдагы М.Вахитов исемендәге 2 нче татар гимназиясе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары.

Альберт САБИР фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Яңалыклар битенә керегез
БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ