Логотип Магариф уку
Цитата:

Юрист эссе көннәрдә кайсы очракта эш сәгате кыскарырга тиешлеген аңлатты

        Эш бирүче эссе көннәрдә бинада билгеле бер шартларны тәэмин итә алмый икән, ул хезмәткәрләрнең эш көнен кыскартырга тиеш, дип сөйләде Sputnik радиосына биргән интервьюсында...

        Эш бирүче эссе көннәрдә бинада билгеле бер шартларны тәэмин итә алмый икән, ул хезмәткәрләрнең эш көнен кыскартырга тиеш, дип сөйләде Sputnik радиосына биргән интервьюсында юрист Олег Бабич. Бу хакта РИА Новости яза.
        Россия Федерациясе Хезмәт кодексы эш бирүчеләрне үз хезмәткәрләренең сәламәтлек өчен мөмкин кадәр куркынычсыз шартларда һөнәри бурычларын үтәү өчен чаралар күрергә мәҗбүр итә. Мәсәлән, җәйге эсседә, хезмәт бинасында температура 28 градустан артып китсә, эш көнен кыскартырга кирәк, дип билгеләп үтте Бабич.
        «Стандарт эш көне озынлыгы саклана торган чик нормасы — 28 градус. Әгәр бүлмә температурасы бу чиктән 0,5 градуска артып китсә, эш көнен бер сәгатькә кыскартырга кирәк. Әгәр һава 29 градуска кадәр җылынса, ике сәгать. 30,5 градус температурада – дүрт сәгатькә», – дип аңлатты ул.
        Кагыйдә буенча, әгәр бинада температура нормадан югарырак булса, эш бирүче хезмәткәрләргә медицина ярдәме күрсәтү турында кайгыртырга тиеш, диде Бабич. Юрист сүзләренчә, норматив актлар эшчеләрне эссе һава торышында эчәр су белән тәэмин итәргә куша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ